Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көн тәртибендә: суыткычлар һәм сөткә бәя күтәрелү

Халыкның хезмәт активлыгы буенча ай саен үткәрелә торган киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларында 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 12 хуҗага сөт саву аппаратларына сертификатлар тапшырылды. Сөт саву аппаратлары 50/50 муниципаль программа буенча район акчалары хисабына тапшырылды.

2014 елдан башлап, бушлай 133 сөт саву аппараты (2 млн. 58 мең сумлык) тапшырылган, аларны сатып алуга быел 40% һәм 50% күләмендә 84 кешегә(21 данә) субсидия бирелгән - барлыгы 2 млн. 475 мең сумга.
2016 елның 8 аенда халыкның хезмәт активлыгы нәтиҗәләренә анализ ясап, докладчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова халыктан сөт сату үткән елның 8 ае дәрәҗәсенә карата 475 тоннага кимүне билгеләп үтте - 3760 тонна сатылган. Фаразланган сәбәпләр: сыерларның 18 башка кимүе, азык базасының начарлануы, сыерларны ташлатуга әзерләү.
Әмма сөткә уртача бәя 2015 ел белән чагыштырганда 3 сум 25 тиенгә, 2014 елдан - 1 сум 98 тиенгә арткан. Билгеләп үтелгәнчә, сөт җыючыларның үзләренә калдырган аерма (акча), "Игенче" ҖЧҖ-дән кала (2 сум 99 тиен), норма чикләрендә - 1 сумга кадәр. Әмма ҖЧҖ-нең өстенлеге шунда, аларның сөтне тагы да югарырак бәядән (18 сум 84 тиен) тапшырырга мөмкинлек бирә торган суыткычлары бар.
- Аларны сатып алырга башкаларга нәрсә комачаулый? - сөт җыючыларга район башлыгы Вячелав Козлов әнә шулай мөрәҗәгать итте.
- "Лизинг-грант", "50/50" программалары бар бит. Сөт ташый торган машиналар, суыткыч җиһазлар сатып алыгыз. Мин хәтта моның өчен сезнең белән бергә югары инстанция бусагаларын таптарга да әзер.
- Моннан тыш, халык сөткә акчаны күрше районнарныкына караганда азрак алмасын өчен сөткә сатып алу бәяләрен арттыруда ресурслар табарга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул КМС заводы директоры Федор Бурчинга.
Халык белән исәп-хисап ясау бәяләре буенча күрше алты район арасында Яңа Чишмә соңгыдан алдагы урында тора - 15сум 88 тиен, ә беренче урында Әлки районы - 17 сум. Сөтнең майлылыгына пробаны барлык сөт җыючылар да даими алып тора һәм эш дәвам итәчәк...
ШЯХ кредитлары буенча район буенча план 62%ка үтәлгән. 9 сентябрьгә 97 кредит алынган - бу күрше 6 район арасында 1 урында (хәер, тегеләре дә бераз гына калыша) һәм ТРның 46 районы арасында - 11 урында. Шахмай, Тубылгытау, Чабаксар, Акъяр, Акбүре авыл җирлекләре планны үтәгәннәр. Артта калулар элеккегечә 100 хуҗалыкка кредитлар саны буенча (44), башка районнарда бу сан 50дән 74кә чаклы, әлеге күрсәткеч фәкать Акъяр, Тубылгытау һәм Шахмай АҖ-дә генә югары .
Программа эшли башлаганнан бирле халык кредитлар буенча 36,739 млн. сум субсидия алган, 2016 елның 8 аенда 2,57 млн. сум . 2016 елда сыерлар, кәҗәләр асрауга 6 млн. 705 сумлык субсидия алынган. Быел ШЯХ- да кәҗәләрнең баш саны 1,6 тапкырга арткан - 456 баш.
8 ай эчендә районда ШЯХ-ны үстерү программасының 9 пункты үтәлгән (сыерларның баш саны 2% арту һәм авыл хуҗалыгы товар продукциясенең артуыннан тыш) , МЭТ-нең баш саны буенча план 1%ка арттырып үтәлгән. Авыл җирлекләре буенча печән һәм салам хәзерләү саннары да яңгырады.
8 айда 276 баш сыер ясалма орлыкландырылган, әмма проблемалар әле бар. Әлеге юнәлештә уңай тәҗрибә алу өчен Чирмешән районына барырга хәл иткәннәр.
Акъярлыларның үз ШЯХ- ларын ничек итеп алып барулары турында үз чыгышында Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин сөйләде. Вячеслав Козлов хезмәт сөюләре һәм югары хезмәт активлыклары өчен авыл халкын мактап куйды.
Ф.Вәлиуллиннан бурычларны түләттерү эллеккечә бик акрын бара, бурыч - 1,4 млн. сум тирәсе, дип хәбәр итте суд приставлары хезмәте вәкиле. Вячеслав Козлов бурычны түләттерү мәсьәләсен ТР куркынычсызлыгы Советы дәрәҗәсендә күтәрергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев