Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көмеш волонтерларның яңа инициативалары

Токмач ясаганнар, челтәрләр үргәннәр, җиләк-җимешләр киптергәннәр һәм тиздән тегү эшенә керешәчәкләр.

Ярдәм янәшәдә

Красный Октябрьдән көмеш волонтерлар Елена Захарова җитәкчелегендә СВО сугышчылары өчен цукатлар, киптерелгән алмалар, үлән чәйләре һәм башка бик күп әйберләр әзерләү белән шөгыльләнәләр. 

- Без Вконтакте челтәре аша кабак уңышы байтак булган райондашларыбызны безнең белән бүлешергә сораган идек. Бик күпләр безнең мөрәҗәгатькә битараф калмады. Рәхмәт аларга! Кабактан без цукатлар ясыйбыз, - дип сөйләде төркем активисты Татьяна Иванова. - Без аны шакмаклап турыйбыз һәм 5 минут дәвамында шикәр сиробында пешерәбез, аннары лимон яки әфлисун кабыгын кушып, киптергечкә салабыз. Барлык җиде поддонны да тутырабыз һәм 65-70 градуслы температурада, кисәкләрнең калынлыгына карап, 6 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр киптерәбез. Аннары ваниль шикәре сибәбез һәм банкаларга тутырабыз. Бик тәмле килеп чыга! Әлеге рецепт белән үзебезнең авылдан Эльмира Галимова уртаклашты. Без тагын алма да киптерәбез әле. Әлеге процесс тизрәк бара, кисәкләргә туралган алма бер сәгатьтән биш сәгатькә кадәр кибә. Һәм ул да искиткеч  тәмле килеп чыга! Хәтта коры булса да. Мәктәп коллективы да безгә алма бирергә вәгъдә итте.

Көмеш волонтерлар җәен дә байтак эш башкарганнар: маскировка челтәрләре үргәннәр, тыюлыкка - тау битенә барганнар, чәй ясар өчен үләннәр җыйганнар. Үләннәрне клубта өстәлләргә җәеп, үз теплицаларында киптергәннәр, аннары ваклап, төргәкләргә төягәннәр.  

- Һәр төргәккә без 4шәр төр үлән һәм бераз кибет чәе салабыз. 10 пакеттан торган җыелма ясыйбыз, чәй составы белән этикеткаларны ябыштырабыз.  Әлбәттә, чәйне үзебез дә татып карыйбыз, эштән соң тәмле итеп чәй ясап эчәбез. 

Моннан тыш, алар кагыт та киптерәләр. СВОда катнашучылар өчен җыелмалар булдыралар: анда үлән чәйләре, кагыт, цукатлар, «коры душ», окоп шәме дә бар.  

- Барлык эшләрне дә клубта эшлибез, ә җиләк - җимешләрне һәм яшелчәләрне өйдә киптерәбез, - ди Татьяна Валентиновна. - Җитәкчебез Елена Викторовнаның өендә өч һәм бездә тагын берничә киптергеч бар.

Әлбәттә, волонтерларга үзләренә генә барысын да эшләү кыен, аларга авылдашлары ярдәмгә килә.  
Алай да көмеш волонтерларның булдыра алган эшләре арта. Алар бинтлар ясарга телиләр, район җитәкчеләре аларга тегү машиналары бирергә һәм марля белән ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр. 
Машинкалар белән эчке киемнәр һәм урын-җир кирәк-яраклары, шакмаклы тукымадан сырмалар тегәчәкләр, «коры душ»ны да тегеп куячаклар. 

- Хәтта әзер өлгеләр дә бирделәр, димәк, эш барачак. Мин бераз тегү белән шөгыльләнәм, 90 нчы елларда барысына да - балаларга да, өлкәннәргә дә кием тегә идем.

Күптән түгел узган халык җыенында катнашкан район аппараты советы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин волонтерларның ниятләренең нигезле булуына инанган.

- Ул без эшләгәннәрнең барысын да күрде, чәй эчеп карады. Без барысын да сөйләдек һәм ничек эшләнебезне дә күрсәттек. Ул: «Сез чыннан да барысын да булдырасыз, икән», - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев