Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көмеш волонтерларның күңелләре яшь

Яңа Чишмә районында көмеш волонтерларның беренче очрашуы узды

Мөмкинлекләр энергиясе

Красный Октябрь поселогыннан «Задорушка» вокаль коллектив җитәкчесе Елена Захарова оештырган чарага район авыл җирлекләреннән байтак активистлар - «Селяночка» (Яңа Чишмә), «Задорушка» (Красный Октябрь) вокаль коллективлары, Яңа Чишмә районы ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, Горшководан Надежда Панфилова, Андреевкадан - Зөлфия Бикбова, Яңа Чишмә Интернат - йортында актив кешеләр чакырылган.
 6 сентябрьдә Үзәк китапханәдә аларның беренче очрашулары булган, анда өлкәннәргә белем бирүне оештыручы белгеч, формаль булмаган белем бирү тренеры, психолог Ольга Камаева һәм когнитив - үз-үзеңне тоту буенча терапевт-психолог Дарья Комаровалар катнашкан. 
«Психологлар танышу һәм команда туплау (коллективны берләштерү) буенча тренинглар үткәрделәр, олы яшьтә дә тормышта килеп туган төрле  мәсьәләләрне уңай хәл итә белү өчен физик һәм эмоциональ яктан көчле булу һәм менталь сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр», - дип хәбәр итте безгә Елена Захарова. 
«Күңелләре белән яшь» дип аталган көмеш волонтерлар ресурс Үзәге Татарстан Республикасында инде 10 елдан артык эшли.  Үзәкнең мөһим бурычы - өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту.
Куелган бурычларны тормышка ашыру кысаларында финанс грамоталылыгына өйрәтү, сәләмәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, хәтер һәм акылны үстерү  дәресләре,  иҗади мастер-класслар, психолог белән эш итү, гаджетларның мобиль кушымталарын үзләштерү һ. б. чаралар үткәрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев