Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көмешкә саткан өчен - җинаять җаваплылыгы

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 23 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Кыйнау

Яңа Чишмәдә яшәүче гр. С. 2022 елның маенда кешене кыйнаган өчен инде җәзага тартылган булса да, тагын шушы гамәлен кабатлаган. 2023 елның 20 апрелендә ул, олы яшьтәге әнисенә карата явыз мөнәсәбәтләре аркасында килеп чыккан низаг барышында, аны муеныннан тотып, ике тапкыр йодрыгы белән башына суккан һәм сәламәтлегенә зыян китергән.

Волчья Бистәсендә яшәүче гр. П., РФ ҖКның 111 ст. 4 ч. буенча (аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү) хөкем ителгән булып та, 2023 елның 7 маенда авылның Үзәк урамындагы йортларның берсе янында бергә яшәүче хатынының битенә суккан.

Законсыз рәвештә алкоголь сату

Яңа Чишмәдә яшәүче гр. К., спиртлы продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмаган һәм алкогольне ваклап саткан өчен инде адм. җаваплылыкка тартылган килеш, кабат шул ук хокук бозуда тотылган. 2023 елның 5 маенда ул мөлкәти файда алу максатыннан, сатып алучыга 300 сум бәясеннән 0,51 литр күләмендәге көмешкә (самогон) шешәсен законсыз саткан.

Руль артында исерек

47 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Бу - Яңа Иванаево авылында яшәүче 51 яшьлек гр. С. Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев