Комиссия техниканы чәчү эшләренә әзерләүгә югары бәя биргән
6 апрельдә Яңа Чишмә районында техниканы язгы кыр эшләренә кабул итү булган.
2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы, «Татмелиорация» ТК вәкилләре, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең начальнигы һәм баш белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесеннән торган комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторларның, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү техникасының әзерлеген кабул итү - конкурс үткәргән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖләрендә, «Козлов В. А.», «Козлов А. Е.», «Скоков А. Н». КФХларында техниканың чәчү эшләренә әзерлеген югары бәяләгән.
Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев