Комиссия контролендә – коррупциягә каршылык күрсәтү
Киләсе атнада Яңа Чишмә районында коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча Республика экспертлар төркеме комиссиясе эшләячәк.
Безнең районда коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда район муниципаль берәмлекләренә практик ярдәм күрсәтү буенча комиссиянең күчмә эше 2018 елның 28 маеннан 2 июньгә кадәр үткәреләчәк.
Комиссия составына коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсе, ТР буенча ЭЭМ, ТР Хисап палатасы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы казначылык Департаменты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре керә.
Комплекслы чаралар планына туры китереп комиссия түбәндәгеләрне өйрәнәчәк: муниципаль сәүдә итүләрне (торг ) оештыру, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәр булган (туры килгән) муниципаль контрактларның тулылыгы һәм үзвакытында үтәлеше, әлеге вазыйфаларга керүдә (урнашуда) резервта торган җитәкчеләрнең һәм шәхесләрнең эшлекле сыйфатлары, җир мөнәсәбәтләре, ТКХ, торак төзелеше өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре, “Балалар бакчасына электрон чират“ муниципаль хезмәте күрсәтү буенча регламентны үтәү һ.б.
Комиссия эше кысаларында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил катнашында район эшмәкәрләре белән очрашу үткәреләчәк.
Очрашуның төп мәсьәләләре булып башкаручы власть белән бизнесның үзара мөнәсәбәте, бизнес үсешендәге проблемалар, эшмәкәрлекне үстерүдә административ барьерлар (киртәләр) булу-булмау тора.
Районда яшәүчеләр коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча 2-32-49 телефоны яки vyacheslav.temnikov@ tatar.ru электрон почтага мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев