Коммуналь фронт хезмәткәрләре
20 март - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.
Авыл халкын тормыш өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү - коммуналь хезмәтләрнең төп бурычы.
Һөнәри бәйрәм алдыннан үзенең катлаулы хезмәте турында Яңа Чишмә МУП ТКХ начальнигы Алексей Иванов сөйли.
- Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: су белән тәэмин итү, суларны агызу һәм җыентык суларны утильләштерү һәм бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү. Шулай ук предприятие халыктан кергән гаризалар буенча сыек көнкүреш калдыкларын суырта һәм чыгара, суүткәргеч торбаларның өзеклекләрен бетерә, су челтәрләрен реконструкцияли, күп фатирлы йортларның (КФЙ) йорт яны территорияләрен төзекләндерү, юлларны чистарту һәм кышкы чорда кар чыгару белән шөгыльләнә.
Карның күп булуы сәбәпле, без коммуналь хезмәткәрләргә карата шелтәләр дә ишеттек. Тик шуны да билгеләп үтәсем килә, мондый карлы көннәрдә автомобильчеләр һәм җәяүлеләр өчен кайбер уңайсызлыклар килеп чыгуга карамастан, безнең компания карны тәүлек дәвамында чистартып бетерде, ә зур кар тыгылуларга бөтенләй дә юл куймады: моның өчен без өстәмә рәвештә кар чистарту техникасын да җәлеп иттек.
Безнең өлкә эшенә кәнагәтсезлек күрсәтү инде гадәткә кергән, әмма бу күбесенчә хезмәткәрләр эше белән түгел, ә гомумән коммуналь хезмәтләр эшенең оештырылуына бәйле. Бүген ТКХ өлкәсендә күп нәрсәләр яхшы якка үзгәрде диярлек, бу район халкының рәхмәт сүзләреннән д күренә: теләсә нинди проблемалар килеп туган очракта, алар коммуналь хезмәтчеләр ярдәменә исәп тота ала.
2020 елда "Көнбатыш" микрорайонында анда яшәүчеләр соравы буенча су башнясы куелды, ул микрорайон халкын чиста су белән тулысынча тәэмин итте. Шул ук елның көзендә реконструкциядән соң тәүлегенә 240 куб. метр суны чистартучы биологик чистарту корылмалары (БЧС) ачылды. Алар суны 98%ка пычрак һәм катнашмалардан чистартуны тәэмин итә, ә бу аны җиргә яки сулыкларга агызырга мөмкинлек бирә. Әлеге корылма хезмәткәрләре тәҗрибә ясаганнар: бактерияләр белән чистартылган суга балыклар җибәргәннәр - алар яши һәм хәтта, үсә дә. Шулай булгач, мондый су чистарту циклын узгач, бакчаларга су сибү өчен һәм техник ихтыяҗларга кулланылырга мөмкин дигән сүз.
2021 елда ТКХ хезмәткәрләре тарафыннан суүткәргеч торбалардан 136 су агу очрагы бетерелгән, 27 санкцияләнмәгән тоташтыру ачыкланган һәм бетерелгән (222 мең сумлык штрафлар салынган), 611 салкын су белән тәэмин итү санагычлары алмаштырылган. Оешма 43 КФЙга хезмәт күрсәтә, 8 оешманы җылылык белән тәэмин итә. ТКХ балансындагы 23 торак пункт су белән тәэмин ителә.
Барлык эшләрне 47 кешедән торган хезмәткәрләр коллективы башкара. Шуларның 8е - ИТР, 5се - автотранспорт йөртүчеләре, 8е - суүткәргеч хуҗалыгы хезмәткәрләре, 8се - су алу операторлары, 12се - КФЙга хезмәт күрсәтә, бишесе - (БЧС)та һәм икесе - җылылык хуҗалыгында хезмәт куя.
Бүгенгесе көндә ТХК өлкәсендә кадрлар сайлаганда билгеле бер эшчәнлек төре өчен кирәкле квалификация булуы исәпкә алына. Хезмәткәрләргә карата югары таләпләр, әлбәттә, кадрлар агымына китерә. Әмма эшне җиренә җиткереп башкаручылар озакка кала һәм тулы көченә эшли.
ТКХ өлкәсендә 6 кеше 10 елдан артык хезмәт куя: баш энергетик Валентин Абрамов, баш инженер Николай Пузиков, су алу җайланмалары операторлары - Александр Мельников, Александр Силютин, Резидә Сөләйманова, КФЙларда эшләүче слесарь-ремонтчы Динар Артюхин. Шулай ук безнең оешма хезмәткәрләре Николай Патренкин, Махмад Алимов, Михаил Белоглазов, Евгений Петровичев, Илнур Вәлиев һәм Вячеслав Ведякинны да билгеләп үтәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев