Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көн тәртибендә - балаларның сәламәтлеге

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 34 нче утырышында «Балалар сәламәтлеге, районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә физкультура һәм спортны үстерү» программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП – Зюзеевнефть» ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин катнашты.

Башта район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачеваның коррупция торышы һәм районда коррупция шартларын киметү буенча күрелә торган чаралар турындагы мәгълүматы тыңланды. Бу юнәлештә эш яхшы бара, районда коррупцион характердагы җинаятьләр юк. Муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатларның керемнәре һәм чыгымнары турында декларацияләрне тутырганда ачыкланган искәрмәләр оператив рәвештә бетерелә.

Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина «Балалар сәламәтлеге» программасын үтәү буенча эшнең торышы турында хәбәр итте. Районның мәгариф учреждениеләрендә физкультура буенча барлыгы 16 педагог эшли, шуларның 44% ы тиешле квалификациягә ия. 4 мәктәптә лицензияле медицина кабинетлары бар.

Барлык учреждениеләрдә дә сәламәтлек саклау юнәлешендәге төрле программалар гамәлгә ашырыла. Спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү ихтыяҗларын һәм сәләтләрен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Болар барысы да дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта кулланыла.

Узган уку елы белән чагыштырганда балаларда сөяк-мускул системасы һәм ашказаны-эчәк органнары авырулары кими. Ләкин, кызганычка каршы, күрү (күз) авырулары арта (бигрәк тә балаларның компьютерлар һәм телефоннар алдында озак вакыт булуы аркасында). Бу бигрәк тә югары сыйныфларда күзәтелә.

Ашказаны-эчәк органнары авыруларын профилактикалау максатыннан һәр учреждениедә кайнар ризык ашау оештырылган (100% ).

Аз керемле гаиләләрдән укучыларны бушлай тукландыру өчен район бюджетыннан 260 мең сумнан артык акча, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны бушлай тукландыруга 220 мең сум һәм мобилизацияләнүчеләрнең балаларын бушлай тукландыруга 50 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Сөяк-мускул авыруларын киметү өчен укучыларның хәрәкәт активлыгы арта - көндәлек зарядкалар, физкультура минутлары һ.б.

Укучыларның 87 %тан артыгы дәрестән тыш спорт-сәламәтләндерү эшчәнлегенә җәлеп ителгән. Алар «Олимп» УСЗда, «Жемчужина» бассейнында шөгыльләнәләр, барлык мәктәпләрдә спорт секцияләре эшли. ГТО нормаларына укучыларның 90% кертелгән.

Кайбер проблемалар да бар. Аерым алганда, мәктәпләргә баскетбол, футбол һәм волейбол туплары (200 данәгә якын) һәм 11 волейбол челтәре җитми. 400 дән артык пар чаңгы комплектлары да җитешми.

Балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен алга таба да максатчан эш алып барырга кирәк.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу бик мөһим мәсьәлә, сәламәтлек - иң кадерлесе һәм балаларның сәламәтлеген ныгытуга аерым игътибар бирергә кирәк.

Аннары утырышта Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Марина Магомедованың балаларның җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматы тыңланды.

Депутатлар шулай ук кайбер норматив-хокукый актлар буенча тиешле карарларны расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев