Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көн тәртибендә — юл хәрәкәте куркынычсызлыгы

Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга зур игътибар бирелә

12 июльдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 35 нче утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, мәгариф һәм физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан район башлыгы җыелганнарга гадәттән тыш хәл режимы кертелүен, янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирү, урманнарга баруны тыю һ. б. турында тагын бер кат искәртте.

Утырыш башында Вячеслав Козлов СВО зонасына киткән Александр Хорьков урынына Екатерина авыл җирлеге башлыгы булып сайланган Ольга Смурыгинага район Советы депутаты таныклыгын тапшырды.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру» программасын тормышка ашыру барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов сөйләде. Программаның төп максатлары булып ЮТҺләр санын киметү, юлларның торышын, аларның саклануын яхшырту, юлларда һәм урамнарда тиешле билгеләр урнаштыру һ. б. тора.

Шунысы сөендерә, быел район юлларында аварияләр кимегән, бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар юк (2022 елда 4 кеше һәлак булган һәм 15 кеше яраланган).
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе яхшы эшли, аның утырышларында иң актуаль мәсьәләләр карала.

2022 елда төрле программалар буенча авария хәлләрен киметүгә юнәлдерелгән күп кенә эшләр башкарылган. Моңа даими рәвештә юлларны грейдерлау, кышкы тоту, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыру һ. б. керә.

Хәзерге юл-урам челтәрләрен ремонтлау һәм аны норматив хәлгә китерү (үзара салым акчаларының 65%тан артыгы шуңа китә), тротуарларны төзекләндерү, чокырларны ремонтлау — ямау эшләре һ. б. буенча зур эш башкарылган.

Агымдагы елда юл эшләренә ким дигәндә 55 млн. сум акча юнәлдереләчәк, эшләрнең бер өлеше тәмамланып килә. Авыл җирлекләре башкарма комитетлар тарафыннан да юл билгеләре, тамгалар кую, ясалма тигезсезлекләр урнаштыруда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә күп эшләр башкарыла.

Акъяр — Яңа Чишмә юлларын норматив хәлгә китерү, шулай ук Шахмай — Чаллы Башы юлында мәктәп автобусы борылышы өчен павильон урнаштыру, Әдәмсә авылы эчендә юлның торышын яхшырту һ. б. хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле.

Зур йөк машиналары аркасында җимерелгән юлларга карата халык тарафыннан зарланулар күп. Кызганычка каршы, мондый проблема бар, дип билгеләп үтте район башлыгы, хәзер юлчыларның бер бригадасы даими рәвештә бу юлларны ремонтлау һәм тиешенчә тоту белән мәшгуль.

Аннары утырышта мәгариф, физкультура һәм спортны үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар белән РМБ начальнигы урынбасары Александр Улитин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Марина Магомедова чыгыш ясады.

— Хәл ителәсе мәсьәләләр актуаль, безгә укучыларның белем сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, барлык фәннәр дә укытылырга тиеш. Ә спортка килгәндә, районда шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар, халыкны физкультурага һәм спортка җәлеп итәргә кирәк, — дип ассызыклады район башлыгы.

Утырышта шулай ук норматив-хокукый характердагы мәсьәләләр дә каралды. Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев