Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Контрактчы Сергей: «Без анда җиңәр өчен»

Красный Октябрьдән үз теләге белән киткән Сергей СВО зонасында контракт буенча хезмәт итү турында сөйләде.

Сергейның бу инде икенче контракты. Беренче тапкыр ул 2023 елның апреленнән декабрьгә кадәр СВО зонасында хезмәт итә. Ә агымдагы елның 9 апрелендә бер елга кабат контракт төзи һәм СВО зонасына китә.

Апрель ахырында Сергейның аягы яралана, ул Ижевск шәһәре госпиталендә дәвалана, аннары – реабилитациядә була.

-Безнең часть Кемерово өлкәсендә. Хәзер анда ВВКга (хәрби-табиб комиссиясе) китәм. Алар яраклы дип тапсалар, мин үз егетләрем янына - алгы сызыкка барам, - ди «Гибон».
 Зонага беренче командировка алдыннан Сергей Донецк янында ай ярым буена өйрәнүләр үтә, ә аннары - алгы сызыкка.

Ул штурм ротасы бүлекчәсе командиры итеп билгеләнә. Бүлектә 10 сугышчы (12 иде, икесе һәлак булды, ди Сергей). «Ә штурм ротасында Татарстаннан 15тән артык якташыбыз һәм без барыбыз да анда туганнар кебек», - дип җылы итеп сөйли ул хезмәттәшләре турында.

- Бездә барысы да бар, еш кына гуманитар ярдәм дә килә. Кием-салым, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә проблемалар юк.  Без еш кына окопларда, блиндажларда торабыз, ярым җимерелгән йортлар да бар. Азык - төлек белән тәэмин итәләр, кайнар ризыкны үзебез кечкенә газ плитәләрендә әзерлибез, - ди ул. 

 Түләүләр белән дә проблемалар юк - барысы да картага вакытында күчерелә, ди Сергей.

Яңа Чишмә районында Сергейның әнисе, сеңлесе, абыйсы, ә хатыны Бөгелмәдә яши.

- Безнең сентябрьдә беренче балабыз туарга тиеш, малай көтәбез, - дип шатлыгы белән уртаклаша Сергей.  Реабилитация вакытында хатыным янында булдым, ди. 

Әңгәмә ахырында Сергей үз теләге белән Ватан мәнфәгатьләрен якларга китүе хакында әйтте. «Бармыйча мөмкин түгел - без җиңәр өчен бардык. Һәм мин ышанам, җиңү безнең якта булачак», - диде ул нык ышанып. 

Исегезгә төшерәбез, хәзер контракт хезмәте шартлары потенциаль сугышчылар өчен тагын да җәлеп итәрлек. Татарстанда берьюлы 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8(800) 222-59-00, 8(84348)2-31-01 телефоны аша белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев