Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе

Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов район халкын бөек бәйрәм белән котлаган, биргән сәдакаларыбызның Аллаһ тарафыннан кабул ителүен теләгән һәм агымдагы елда Корбан бәйрәме ничек узачагын аңлаткан.

20 июльдә, бәйрәм көнендә, бәйрәм намазына барырга теләүчеләр иртәнге 3 сәгать 30 минутта мәчеткә җыела ала.

Бәйрәм вәгазьләре 3 сәгать 45 минутта, ә гает намазы сәгать 4тә башлана. Аннары 4 сәгать 30 минутта мөселманнар корбан чала алачак.

Корбан гаете вакытында (вәгазь, намаз, корбан ите өләшү) Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык саклык чараларын үтәү зарур: 1,5 метр дистанция, битлек булу һ.б. шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев