Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Коронавирус дәресләргә комачауламый!

Россия Пенсионерлар берлегенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе әгъзалары, эпидемиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан, «Жемчужина» бассейнында үткәрелә торган бию дәресләренә актив йөриләр.

Бу «Өченче яшь» университетының эшләве аркасында, төгәлрәк әйтсәк, безнең район өчен яңа булган андагы «Бию терапиясе» факультеты ярдәмендә мөмкин булган. Дәресләрне Яңа Чишмә БСМнең тәҗрибәле педагогы Светлана Гаевна Пьянзина үткәрә.

«Бию терапиясе»ннән тыш, пенсионерлар Яңа Чишмә үзәк китапханәсе бинасында үткәрелә торган «Бакча һәм дизайн» факультеты дәресләренә йөриләр, анда тыңлаучылар үсемлекләр үстерү, участокларны, шулай ук палисадникларны матурлау кагыйдәләре һәм нечкәлекләре белән танышалар.  

Бу дәресләргә йөрү өчен бары тик бер генә мөһим шартны үтәү таләп ителә -вакцинация турында сертификат булу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев