Коронавирустан прививканы 1600 яңачишмәле ясаткан
Соңгы атнада районда лабораториядә расланган коронавирус белән зарарлану очраклары теркәлмәгән.
Яңа Чишмә РҮХ мәгълүматлары буенча, 11 майга коронавирустан прививканы районда яшәүче 1600 кеше ясаткан, шул исәптән 755 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүдә райгаз, электр челтәрләре коллективлары, мәдәният, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре актив катнаша.
Районда вакцинаның 180 запас дозасы бар. Табиблар билгеләп үткәнчә, беренче чиратта коронавирустан прививканы 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр ясатырга тиеш, чөнки нәкъ менә алар авыруга аеруча тиз бирешә.
Вакцина ясатыгыз - аның ярдәмендә сез үзегезне һәм якыннарыгызны инфекциядән саклаячаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев