Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Коронавирустан вакцинаны 6 меңнән артык яңачишмәле ясаткан

29 июльгә коронавирустан прививканы районда яшәүче 6080 кеше ясаткан, шул исәптән 5490 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше, 144 медицина хезмәткәре, 400гә якын мәгариф учреждениесе хезмәткәре, 250 социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һ. б. Соңгы көннәрдә яңачишмәлеләр вакцинаны аеруча актив ясата башлаган. Чират исемлегенә 50дән артык кеше язылган, районда вакцина бар. Бәхеткә, инде өч ай рәттән безнең районда коронавирус белән авыручылар теркәлми, ләкин пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар санының берникадәр артуы күзәтелә. Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 9 очрагы һәм ОРВИның 24 очрагы теркәлгән. Татарстан буенча көн саен 48-52 инфекция белән зарарлану очрагы теркәлә, пандемия башланганнан бирле чирне барлыгы 23,7 меңнән артык кеше йоктырган, шуларның 21 меңе терелгән. Кызганычка каршы, республика буенча бу чирдән 607 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев