Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Коррупция - әкиятләр дөньясында»: Яңа Чишмәнең «Алтын ачкыч» балалар бакчасында коррупция темасына чара булып узды

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкият геройлары катнашындагы катлаулы ситуацияләрне карадылар, аларга уен ярдәмендә бәя бирделәр һәм хәл итәргә тырыштылар.

«Алтын ачкыч» балалар бакчасында ел дәвамында коррупциягә каршы максатчан эш алып барыла. Учреждениегә кергәндә коррупция юнәлешендәге фактлар буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен тартмачык урнаштырылган, ата-аналарга тематик брошюралар  таратыла, дип хәбәр итте редакциягә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева.

– Ел саен декабрь башында без традицион рәвештә коррупциягә каршы көрәш атнасы уздырабыз, - ди балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева. – Аның кысаларында зур эш алып барабыз. Мәсәлән, «Без коррупциягә каршы» дигән рәсемнәр һәм коллажлар конкурсы. Моннан тыш, һәр төркемдә тематик әңгәмәләр үткәрелә, гыйбрәтле әкиятләр аша көн кадагындагы проблемалар турында дөрес фикерләр формалаша. Бүгенге чара -тәрбия эшчәнлегенең бер юнәлеше.

Коррупция һәм ришвәтчелек кебек төшенчәләрнең мәгънәсен балаларга ничек аңлатырга? Әкиятләр һәм андагы геройлар - бу эштә бик яхшы ярдәмчеләр.

Айболит маймылларны бушлай дәваларга теләми, бүре баканы теремкәйгә акчасыз кертми, ә аю җир өчен түләү сорый. Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкият геройлары белән булган хәлләрне карадылар, аларны уеннар ярдәмендә бәяләделәр һәм хәл итәргә тырыштылар, кыю итеп үз фикерләрен әйттеләр.

– Коррупция - ул начар, ришвәт дигәнне аңлата, ә ришвәт – ул саран кешеләр тарафыннан акча таләп итү. Андыйларны, һичшиксез, тотачаклар һәм төрмәгә утыртачаклар, - дәрестән соң малайлар һәм кызлар шундый нәтиҗә ясадылар.

Хәзер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә коррупциянең тискәре күренеш икәнен беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев