Реклама
Район яңалыклары
Коррупциягә каршы көрәш даими булырга тиеш
9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан без Яңа Чишмә районы башлыгы, шул ук вакытта коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Вячеслав Козловка мөрәҗәгать иттек һәм без аңа коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сораулар бирдек.
- Вячеслав Михайлович, сез 2018 елда районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшне ничек бәялисез һәм агымдагы елда коррупцияне профилактикалау максатларында нинди чаралар күрелде?
- Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә РФ законнарын камилләштерүгә карамастан, районның дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупцияне булдырмау буенча тулы бер чаралар комплексы үткәрелде һәм уздырыла. Агымдагы елда җирле үзидарә органнары тарафыннан әгәр дә гражданин теге яки бу дәүләт яки муниципаль хезмәт алганда, шул ук вакытта кирәкле документлар пакетын җыйганда, коррупцион вәзгыятькә эләгү ихтималын булдырмауга аерым игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонына хәбәр итү яки мөрәҗәгать итү рәвешендә мондый очраклар кермәде. Коррупцияне профилактикалау өлкәсендә эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе булып РФ һәм ТР законнары таләпләренә җавап бирә торган муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү тора. Моның өчен, мин имзалаган карар нигезендә, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе 434 муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрде. Актның өч проектында коррупциоген факторлар булган, алар тиз арада бетерелгән.
- Без Татарстанда бәйсез экспертлар институты үзен уңай яктан күрсәтүен беләбез, ә бәйсез экспертлардан муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына карата коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре буенча бәяләмә алу очраклары бармы?
- Һичшиксез, бәйсез экспертлар институты агымдагы елда Яңа Чишмә районында үзен актив күрсәтте, аеруча бәйсез эксперт Ключникова Ксения Евгеньевна эшен уңай яктан билгеләп үтәсем килә, ул районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре адресына норматив хокукый актлар проектларына 6 бәяләмә җибәрде. Өстәвенә, 2 бәяләмә үзенең раславын тапты.
-2018 елның маенда Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме булып китте. Республика эксперт төркеменең башкарган эшен ничек бәялисез?
- Республика эксперт төркеменең максаты иң элек районның җирле үзидарә органнарына практик һәм методик ярдәм күрсәтү иде. Республика эксперт төркеме эшенә бәя бирер идем, чөнки кайбер вазыйфаи затлар эшендә берникадәр җитешсезлекләр урын алган иде, ләкин алар оператив рәвештә юкка чыгарылды һәм алга таба мондый хокук бозуларны булдырмау буенча кирәкле чаралар күрү мөмкин булды. Өстәвенә, районның җирле үзидарә органнарының кайбер хезмәткәрләренә кисәтү һәм шелтә белдерү рәвешендә дисциплинар җаваплылык чаралары кулланылды.
- Сез ничек уйлыйсыз, безнең районда коррупция дәрәҗәсе үзгәрдеме?
- Әлеге сорауга җавап биреп, иң беренче чиратта, агымдагы елда Татарстан Республикасы социаль – икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан район халкы арасында үткәрелгән сораштырудан чыгып эш итәргә кирәк, ә аларның нәтиҗәләрен без 2019 елның февралендә белә алабыз. Әлеге сораштыру нәтиҗәләрен без, һичшиксез «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасына җибәрәчәкбез һәм Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтына урнаштырачакбыз.
- Вячеслав Михайлович, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан район территориясендә нинди чаралар үткәрелде?
-Әлеге датаның әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль район башкарма комитетының 2018 елның 9 ноябрендә үк инде тиешле күрсәтмәсе белән гомуми белем бирү учреждениеләрен, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм авыл җирлекләрен колачлап чаралар планы расланды. Коррупциягә каршы тематика буенча ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде, хокук саклау һәм контроль–күзәтчелек органнары, районның иҗтимагый берләшмәләре, район прокуратурасы органнары һәм муниципаль районның җирле үзидарә органнары вәкилләре белән өлкән сыйныф укучыларының очрашулары оештырылды.
Коррупцияне бер тапкыр үткәрелә торган чаралар һәм методлар белән генә бетерү мөмкин түгел, коррупцияне профилактикалау һәм кисәтү даими алып барылырга тиеш. Бигрәк тә «язма корреспонденцияләр өчен хәбәрдарлык тартмалары " аша мөрәҗәгатьләрен җибәргән барлык район халкына рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.
Сорауларны Азат
МУСИН бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев