Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды

Бүген хакимият залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында җир участоклары бирү, социаль түләүләрне рәсмиләштергәндә, торак йортларны капиталь ремонтлау һәм төзү программалары барышында коррупцион рискларны ничек киметү турында сүз барды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Аерым алганда, социаль түләүләр биргәндә район халкының электрон рәвештә гариза бирү мөмкинлеге бар. Халыкка ярдәм итүнең барлык чаралары «ТР халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында формалаштырыла, бу исә яклау бүлеге белгечләренең граждан белән хезмәттәшлеген минимумга җиткерергә мөмкинлек бирә.

Торак йортларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында коррупцион күренешләрне кисәтү буенча эшне оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдинов мәгълүмат бирде.

Ул билгеләп үткәнчә, ремонт үткәрүгә генераль подрядчы оешманы сайлау ачык аукцион үткәрү юлы белән билгеләнә. Төзелеш эшләре барышын ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе кураторы контрольдә тота.

 

Район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов торак комиссиясе эшен тәнкыйтьләде һәм торак контроле буенча эшне көчәйтергә, подрядчылар тарафыннан башкарылган эшләрнең сыйфатын җентекләбрәк күзәтергә кирәклеген ассызыклады.

Вячеслав Козлов утырышта катнашучылар алдында берничә бурыч куйды, аларның үтәлеше катгый контрольдә тотылачак, дип билгеләп үтте.

Ирина Лобачева, район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев