Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ковид чикләүләре гамәлдән чыгарылды

8 июльдән Татарстанда коронавирустан барлык чикләүләр туктатылды.

Мондый карар республикада санитар-эпидемиологик хәл яхшыру сәбәпле кабул ителгән.

Тотрыклы эпидторыш һәм чикләүләр бетүгә карамастан, коронавируска күмәк иммунитетны ныгытуны дәвам итәргә, вакцинация һәм ревакцинация эшләрен активлаштырырга кирәк.

-Яңа Чишмә районы буенча 12 июльгә 3304 кеше (шул исәптән июньдә - 40) ревакцинация узды, - дип билгеләп үтте РҮХ табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гөлгенә Кадыйрова. - Прививкалар ясау вакыты җитүчеләр безгә мөрәҗәгать итә. Вакцина бар.

Ике айдан соң көз килеп җитә, ул төрле авырулар буенча уңайсыз чор, шуңа күрә һәркем үз сәламәтлеген сакларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев