Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көзге чакырылыш башланды

1 октябрьдән көзге чакырылу кампаниясе башланды. Бу чакырылуда 3 меңнән артык татарстанлы, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан 26 егет хезмәт итәргә китәчәк.

2 октябрьдә медицина тикшерүе узган, анда 50дән артык егет чакырылган. Медкомиссия нәтиҗәләре буенча 16 егет хәрби хезмәткә яраклы дип танылган, кайберләре өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән.

Хәрби частьләргә беренче озату 16 октябрьдә көтелә, ә 13 октябрьдә Призывник көнен үткәрү планлаштырыла. 

Хезмәт итү срогы элеккечә кала — бер ел. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Россия территориясендәге хәрби частьләргә җибәреләчәк (яңа төбәкләрдән тыш — алар СВО зонасында урнашкан). Хәрби хәрәкәтләр зонасына бары тик контрактчылар һәм үз теләкләре белән китүчеләр генә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев