Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Красный Октябрь халкы узган елга нәтиҗә ясады

31 гыйнварда Красный Октябрь поселогында гражданнар җыены узды.

Җирлек башлыгы Владимир Захаров үзенең хисап докладында җирле властьнең узган елдагы эшчәнлегендә төп моментларны чагылдырды.

Узган утырышта ремонт, подъездларны җыештыру һәм күпфатирлы йортларны төзекләндерү, тукталышта автопавильоннар урнаштыру, күчмә сәүдә итү өчен мәйданчык булдыру, контейнер мәйданчыкларын кардан чистарту һәм поселок урамнарында күкертле водород исе булу мәсьәләләре күтәрелгән иде. Алар буенча халыкка җаваплар бирелде. Автопавильонны урнаштыруда җыен эшендә катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов ярдәм итәргә вәгъдә итте. Ул, күкертле водород исе барлыкка килсә, «Шешмаойл» ҖЧҖнең баш инженерына хәбәр итәргә кирәклеген әйтте, ул исә кирәкле чараларны күрәчәк, гаеплеләрне җәзага тартачак, диде. 

АҖ башлыгының доклады барышында Вячеслав Козлов шулай ук Красный Октябрьдән юлларны кардан чистартуга карата бер генә шикаять тә булмавын билгеләп үтте. Авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров бу мәсьәләне тиз арада хәл итә. Торак пунктның башка мәсьәләләре да үтәлә.  Биредә яшәүчеләрнең ел дәвамында авыл Советына һәм башкарма комитетына мөрәҗәгатьләре, нигездә, җир участокларын, йортларны рәсмиләштерүгә; су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуга; урамнарны яктыртучы лампаларны алыштыруга кагылган. Барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителгән. Торак пункт халкы белән элемтә торак пунктның сайты, ВКонтакте социаль челтәре һәм АҖ депутатларының Ватсап төркеме аша башкарыла. 
2024 елда Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Владимир Захаров халыкны ил җитәкчесен һәм республика Дәүләт Советын сайлауда актив катнашырга чакырды.

 2023 елда торак пункттан контрак буенча СВОга 2 кеше киткән. 2022 елда дүрт кеше мобилизацияләнгән, өчесе контракт буенча киткән. Торак пункт халкы аларга гуманитар ярдәм җыюда даими катнаша. Кызганычка каршы, бер авыл кешесе - Рамил Исмәгыйлов СВОда һәлак булды. 1 сентябрьдә җирле мәктәптә һәлак булган сугышчы истәлегенә мемориаль такта ачылды Владимир Захаров батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен егетләрнең әти-әниләренә зур рәхмәт һәм хөрмәт белдерде.

Авыл җирлегенең дүрт авылында 578 кеше даими яши, шуларның 534е - Красный Октябрь поселогында (саннар - поселок буенча).

Эшкә яраклы халык - 420,
Авыл хуҗалыгында 111 кеше мәшгуль,
Районнан читтә эшләүчеләр - 105,
Пенсионерлар - 124,
18 яшькә кадәрге балалар - 69,
Студентлар - 18
Туучылар саны - 3,
Үткәрелгән туйлар -5
Хуҗалыклар - 213
Терлекләре булган хуҗалыклар - 95
Савым сыерлары - 14
Автотранспорт - 164

 672 мең сумлык үзара салым акчасы урамнарга вак таш салуга, юлларны кардан чистартуга, чүп үләннәрен чабуга, зиратны коймалауга, Үзәк урамны төзекләндерүгә юнәлтелгән. Республика программасы буенча Мәктәп урамының 300 һәм Совет урамының 200 метрына вак таш-комлы катнашма салынган. Поселокны 115 урам фонаре яктырта, суүткәргеч озынлыгы - 8, 92 км, поселок эчендәге юллар - 17,6 км озынлыкта, шуларның 13,73 км-ы грунтлы.

Авыл җирлеге башлыгы су белән тәэмин итү һәм чүп-чар җыю, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында кыскача гына сөйләде. Халыкны урамнарда, чүп контейнерлары янында, йорт яны территорияләрендә чисталыкны сакларга, бакчаларда чүп-чар яндырмаска чакырды. Шулай ук балалар бакчасы (14 бала йөри), китапханә, клуб, сәүдә хезмәте (бер азык-төлек кибете ихтыяҗны тәэмин итә), почта элемтәсенең эшләре хакында сөйләде. 

ТКХ квитанцияләрен түләү өчен Сбербанкның күчмә машинасына ихтыяҗ булуын билгеләп үтте (чөнки Красный Октябрьдә почта начальнигы юк). Төзекләндерү турында сөйләгәндә, йорт хуҗаларын үз территорияләрендә чүп үләннәренең үсүенә юл куймаска чакырды.  Бу уңайдан 2023 елда 305 язмача хәбәр, 54 күрсәтмә бирелгән. Красный Октябрь халкы «Урман утырту көне» (68 агач утыртылган), «Чиста ярлар» акцияләрендә катнашкан. Балалар мәйданчыгы ремонтланган һәм буялган. Зираттагы тәртипне өмәләрдә даими катнашучылар: бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм авылның кайбер актив кешеләре саклый. - Калган халыкның да аларга кушылуын теләр идек, - диде авыл җирлеге башлыгы. 

Ахырда Владимир Захаров, хәл ителгән кайбер мәсьәләләргә карамастан, торак пунктны алга таба үстерү һәм төзекләндерү өстенлекле бурыч булып кала, дип билгеләп үтте.  
Красный Октябрь мәктәбе эше турында аның директоры Валерий Киселев, ә  фельдшер-акушерлык пункты эше турында аның мөдире Ольга Шилова сөйләде. РЭЭБнең участок уполномоченные Данис Рамазанов халыкка телефон һәм интернет-мошенниклар кармагына эләкмәс өчен уяу булуларын сорады. 

Нәтиҗә ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов халыкны ташламалы дарулар буенча диспансерлаштырудан һәм социаль пакеттан баш тартмаска чакырды, бу, беренче чиратта, аларның сәламәтлеге өчен мөһим, дип ассызыклады. Ул мәктәпне укучыларының сәламәтлеген саклау буенча программаларны үтәүгә, җирлекнең башкарма комитетына - хәрби исәп буенча эшне көчәйтүләрен һ. б. юнәлдерде. 

Халык су басу (ташу) вакытында эчә торган суның сыйфаты, урамнарда чисталык саклау, күп фатирлы йортларга керү юллары, почтальон булмау һәм башка сорауларны күтәрде.
Соңыннан авыл хуҗалыгында намуслы хезмәтләре һәм торак пункт үсешенә шәхси өлеш керткәннәре өчен Наталья Трунова, Татьяна Ворожеина, шулай ук мәгариф өлкәсендә күпьеллык хезмәтләре өчен Наталья Нестеровалар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Күп еллар мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләгән Светлана Новиковага АҖ Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 31 гыйнварда Красный Октябрь поселогында гражданнар җыены узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев