Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Красный Октябрьдә СВОда катнашучы хәрби белән очрашу булып узган

Патриотлар тәрбиялибез.

«Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан Красный Октябрь авыл китапханәсендә «Ватанны саклау - безнең бурычыбыз!» дигән очрашу узды, анда без хәзергесе вакытта ялда булучы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбине чакырдык», - дип хәбәр итә безгә Красный Октябрь авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Валентина Ембахтова.
«Яшьләргә беренчел чыганактан (СВОда катнашучылардан) мәгълүмат бирү, хәзергесе вакытта Украинадагы вакыйгалар, безнең егетләрнең ниләр белән көрәшүләре турында сөйләү - чараның төп макстаты иде. Очрашу вакытында СВОда катнашучы - безнең көннәр Герое - махсус операциянең әһәмияте, сугышта килеп чыккан хәлләр, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге никадәр көчле булуы, хезмәттәшләренең батырлыклары турында сөйләде.
Чарада катнашучы балалар махсус операция шартлары, андагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләре алып бару турындагы байтак сорауларын бирделәр. Сугышчы аларга ачык итеп җавап бирде. Кунагыбыз балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм «Авылдашлардан, якташлардан, мәктәп укучыларыннан СВО зонасына килеп ирешкән хатлар безне өйдән килгән хатлар кебек үк җылыта», - диде.
Чарада катнашучылар хәрбигә батырлыгы һәм патриотизмы өчен рәхмәт белдерделәр, аңа озак көтелгән җиңү белән исән-сау туганнары янына кайтуын, аңа һәм бүгенгесе көндә илебезне яклаучы барлык хәрбиләргә дә, ныклы сәламәтлек, хәрби кардәшлек булуын, туганнары белән очрашуларын һәм тиз арада Җиңүгә ирешүләрен теләделәр.
Без бүгенгесе көндә илебез чикләрендә торган көчле һәм батыр геройларыбызның, тынычлыкны һәм баш өстендәге аяз күкне саклап калу өчен барысын да эшләячәкләренә ышанабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев