Красный Октябрьдәге Хәтер аллеясында лаләләр утыртканнар
28 сентябрьдә Красный Октябрьдәге Җиңү паркы территориясендә (Хәтер аллеясында) Яңа Чишмә муниципаль районының көмеш волонтерлар җитәкчесе Елена Захарова инициативасы белән 200 данә сортлы лалә суганчасы утыртылган.
Акциядә Красный Октябрь мәктәбе укучылары да катнашкан (җитәкчеләре - Н.И.Хәкимова һәм Н. В. Нестерова). Әлеге мәктәптә күптән түгел генә оештырылган «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекчәсе һәрвакыт игелекле эшләрдә катнашырга әзер. Укучылар һәм Красный Октябрьнең көмеш волонтерлары бергәләп эшкә керешкәннәр: башта кипкән үләннәрне җыештырганнар, аннары чәчәк клумбасындагы иске туфракны алыштырганнар (бу эштә аларга Денис Захаров ярдәм иткән, ул үзенең тракторы белән яңа туфрак китергән). Балалар бик тырышып эшләгәннәр, алар утырткан лалә чәчәкләренә сокланыр өчен язны көтәсе генә кала.
Әлеге Хәтер аллеясы тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән, Бөек Ватан сугышы елларында һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларыбыз истәлегенә булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев