Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кунак район башлыгы белән очрашты

Изге Рамазан аенда безнең районда Төркиядән килгән кунак - Шөкер хәзрәт булды, ул ай буена район мәчетләренә йөреп, вәгазьләр укыды, ифтар мәҗлесләрендә катнашты.

Төркиягә китәр алдыннан Шөкер хәзрәт район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты. Ул барлык торак пунктларда үзен җылы каршылаганнары өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, безнең районда юлларның әйбәт булуын искәрде (ул берничә районда булган), мәчетләргә керү юлларын үзгәртү (хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен ул аерым булырга тиеш) нисбәтеннән үз тәкъдимнәрен әйтте һәм Вячеслав Козловка истәлекле бүләк тапшырды.
Район башлыгы кунактан районыбыз турында алган тәэсирләре турында сораштырды, әйткән тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады, хәзрәткә мөселман дөньясына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдереп, районыбыз истәлеге итеп кунакка бүләк тапшырды.
Очрашуда тагын районның имам-мөхтәсибе Газизулла хәзрәт белән Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт тә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев