Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Күп балалы гаиләләргә ярдәм

Яңа Чишмәдәге күп балалы гаиләләрнең йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырыла.

"Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күп балалы гаиләләрнең иминлеген контрольдә тоту турындагы хаты нигезендә, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов боерыгы буенча күп балалы гаиләләрнең йортларында түләүсез нигездә янгын хәбәрчеләре урнаштырыла. Бу хакта ТР ВДПО МНО ТРО беренчел бүлеге рәисе Айдар Мифтахов хәбәр итә.

— Балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә эш итеп, күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды. Аларны урнаштырганда, йортта яшәүчеләргә әлеге җайланмаларның төтен чыкканда һәм янгын чыгу куркынычы янаганда сигнал бирүе турында сөйләделәр.

Датчик батареядан автоном рәвештә эшли, өйдә янгын чыккан һәм төтен барлыкка килгән очракларда ул көчле сигнал бирәчәк һәм йоклаган кешеләр тиз арада уянып, төтенле бүлмәләрдән чыгып китә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев