Кышка хәзерләнәбез
Кышкы чорда район юлларында (автомобиль) гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, шулай ук техника үтеп йөри торган җирләрен чиста тоту максатында район башкарма комитеты карары белән чаралар планы расланды. Анда район территориясендә кышкы чорда автотранспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча чаралар күздә тотыла, моңа җавап бирүче кешеләр дә билгеле, һава торышы бозылганда...
Кышкы чорда район юлларында (автомобиль) гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, шулай ук техника үтеп йөри торган җирләрен чиста тоту максатында район башкарма комитеты карары белән чаралар планы расланды.
Анда район территориясендә кышкы чорда автотранспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча чаралар күздә тотыла, моңа җавап бирүче кешеләр дә билгеле, һава торышы бозылганда транспортны вакытлыча куеп тору урыннары (стоянка) оештыру да карала.
"Буран" программасы буенча бергәләп эш итү һәм чараларны көйләү (җайга салу) буенча эшче төркем составы расланган, кышкы чорда кизү тору - диспетчерлык хезмәте дә оештырылачак. Барлык чаралар планының үтәлешен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.М. Гомәров контрольдә тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев