Кыш, маскировка челтәрләре ел фасылына яраклашып, төсләрен үзгәртә
Яңа Иванаево АМЙ хезмәткәрләре ак төстәге маскировка челтәрләре ясауга керешкәннәр.
Яңа Иванаево АМЙда маскировка челтәрләрен үрүгә салкыннар башлануга ук керешкәннәр. Бу эш белән АМЙ хезмәткәрләре эштән буш вакытта шөгыльләнә.
Социаль челтәрләрдәге үз битләрендә хәбәр итүләренчә, маскировка челтәрләре өчен тасмалар кисүдә мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, ә авылның актив кешеләре дә катнашкан.
«Безнең максатыбыз - СВО зонасындагы сугышчыларыбызга ярдәм итү. Авыл халкы шундый инициатива белән Мәдәният йортына җыелды. Бу акциядә мобилизацияләнгән сугышчы Альберт Вәлиевнең әнисе катнашты.
Активист хатын-кызларыбыз - безнең горурлыгыбыз! Эштә, өйдә мәшгуль булуларына карамастан, алар үз тырышлыклары белән Җиңү көнен якынайтырга ярдәм итәләр!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев