Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Лаборант - фермада алыштыргысыз белгеч

Сөт, безнең өстәлләргә эләккәнче, катлаулы техник эшкәртүләр уза.

Барлык этапларда да продуктларның барысына (эшкәртелмәгәненә дә, әзер булганына да) лаборатор анализлар үткәрүгә, шул рәвешле, аларның сыйфатын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә. Бу катлаулы системада беренче белгеч булып авыл хуҗалыгы оешмасы лаборанты тора. Бер генә хуҗалык та мондый белгечтән башка эшли  алмый.

Надежда Ивановна Данилова, «Закрома» ҖЧҖнең хисапчы - лаборанты, үз эшен төптән белә. Озак еллар лаборант булып эшләү дәверендә, ул игътибарлылык, пөхтәлек һәм лаборатория тикшеренүләре өлкәсендә тирән белем таләп иткән белгечлекнең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән.

Надежда Ивановна Черемухово Бистәсендә туып-үсә. Халыкта «Кайда туган, шунда ярап куйган» дигән әйтем бар. Надежда турында да шулай әйтеп була. Укудан соң ул туган ягына кайта һәм кияүгә чыга. Ире Владимир белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

- Эш көне нормалаштырылмаган, - дип сөйли Надежда Ивановна үз эше турында. - Сыерлардан клиникага, субклиникага, маститка анализ алырга яки контроль анализ ясарга кирәк булганда, эшкә иртәнге биштә сыер савучылар белән киләм. Эштән соң кайтам, чөнки кичке савымны тикшерәм, лабораториядәге приборларны юам, - ди ул.

Хәзерге стандартлар бик катгый, һәм Надежда Ивановна моны яхшы аңлый, шуңа күрә ул пөхтәлек, төгәллек һәм җаваплылык ягыннан үзенә дә, ферма хезмәткәрләренә карата да таләпчән.

Надежда Ивановна авыл хуҗалыгы предприятиесенең хөрмәтле һәм мөһим хезмәткәре генә түгел, ул яхшы әни, эштә булган кыска гына тәнәфесләр вакытында үзенең туганнарына һәм якыннарына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә тырышучы, кайгыртучан хатын да әле.

Надежда Ивановнаны күзәткән вакытта, аның үз эшен намус белән башкаруын аңлыйсың. Өстәлендә эчләрендә төрле сыеклыклары булган тамызгычлар, майлылыкны үлчи торган җиһазлар, мензуркалар төзелеп тора. Надежда сөтләрне бергә куша, җылыта, аннан соң бәяли. Боларны ул көн саен эшли. Кемгәдер әлеге эш гел бертөрле булып тоелачак, тик Надежда Ивановна өчен түгел. Ул үз эшен яратып эшли һәм сөтнең югары сыйфатлы булуына аның да өлеше кергәненә горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев