Реклама
Район яңалыклары
Лаеклыларны хөрмәтләделәр
Шул ук көнне Яңа Чишмә РМЙ-да тантана да булып үтте, анда 22 яшь гражданинны хөрмәтләделәр, аларга паспортлар тапшырдылар. Яшь яңачишмәлеләр үзләренең төп документларын район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район прокуроры вазыйфасын башкаручы Рушан Гарифуллин кулыннан алдылар.
Ә аннан соң, илнең бүгенге яшь гражданнары өчен үрнәк буларак, райондагы иң яхшы ир-атларны хөрмәтләү тантанасы башланды. Менә алар: элеккеге десантчы, шофер Павел Роменский, полиция майоры Ильяс Нуртдинов, физкультура укытучылары Илгизәр Сабиров һәм Ринат Гатин, янгын сүндерүче - шофер Сергей Заворохин, башлангыч мәктәп - балалар бакчасы директоры Фоат Фәрхаев, инженер Сергей Гасилов, терлекче Николай Трунов, табиб Максим Конанеров, стропальщик Минәсхәт Мөхәммәтшин, тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин, мәдәният хезмәткәре Алексей Демидов.
Аларның барысына да грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, көчле алкышларга күмеп, район артистлары һәм БСМ укучылары аларга үз чыгышларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев