Реклама
Район яңалыклары
Ленино авыл китапханәсендә «Георгий тасмасы» мастер-классы үткән
«Малахитовая шкатулка» түгәрәгенә йөрүчеләр Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән танышканнар.
Ленино авыл китапханәсендә «Георгий тасмасы» дигән мастер-классы үткәрелгән, әлеге чарада авыл яшьләре катнашкан.
Алар әлеге тасманың төсләре ни аңлатканын, кем һәм кайчан аның белән бүләкләнгәнен белгәннәр. Әйдәп баручы китапханәче ул чыннан да халык хәтеренең, ата - бабаларның батырлыкларына хөрмәт символы булсын өчен Георгий тасмасын ничек дөрес итеп эләктереп йөрү кирәклеге турында сөйләгән - аны күкрәкнең сул ягына, йөрәк янына эләктереп куярга кирәк. Мастер-класста катнашучылар «Һәркайсыбыз өчен Георгий тасмасы ниндидер материя кисәге генә түгел, бу - батырлык символы, буыннар бәйләнешен, совет солдаты белән безнең заман сугышчыларын - геройларны берләштерә, дигәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев