Ленино авылы халкының солдатларыбызга ярдәме
Илебезнең хатын-кызлары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә булышырга ниятләгәннәр.
Бөтенроссия хәрәкәтенә Ленино һәм Горшково авыллары халкы да кушылган. Ленино мәдәният йортында иске тукымалар җыюны оештырып, челтәрләр үрү өчен рамка урнаштырганнар. Евгения Лаврова һәм аның хезмәткәрләре әлеге кирәкле чара турында интернеттан белеп, Чистайга барганнар - Евгения Анатольевна анда камуфляж челтәрләре үрергә өйрәнгән. Әлеге эшкә авыл халкы да актив кушылган. Бу хакта редакциягә Ленинода яшәүче Любовь Сидорова хәбәр итте.
-Ир-атлар - Иван Васильевич Пахардымов, Геннадий Борисович Ильин, Алексей Дмитриевич Демидов, Анатолий Михайлович Константинов, Рәис Ринат улы Хәсәновлар челтәрләрне үрүгә кереште. Алар челтәрләрне дөрес итеп үрү өчен аны махсус җайланмага тарттырып урнаштырырга ярдәм итәләр. Хатын-кызлар да читтә калмый - кайсысы тукымалар китерә, кайсысы кисә, ә кемдер үрә. Эш иртәдән кичкә кадәр кайный, диярлек.
Әлеге чарада барлыгы 50 кеше катнашты, сигез челтәр инде үрелгән һәм эш дәвам итә. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәбез. Ходай солдатларыбызның һәркайсына исән-сау кайтырга насыйп итсен, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев