Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино авылында янгын вакытында бер кеше һәлак булган

22 гыйнварда кичке сәгать дүртләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Ленино авылындагы торак йортның януы турында хәбәр килеп ирешкән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут йортны тулысынча камап алган була. Янгын сүндерелгәннән соң, йортта яшәүче 58 яшьлек ир-ат мәете табылган.

Ул сөрем газы белән агуланган, аның тәне пешкән һәм ул шунда ук җан биргән.

- Янгынның сәбәбе - исерек килеш караватта тәмәке тарту, - дип хәбәр итте безгә өлкән инспектор Александр Завалишин.

Өйгә газ, электр кермәгән.

Күрше йортлар һәм биналар зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев