Ленино авылында престол бәйрәме — Димитрий көне
8 ноябрьдә изге Димитрий Солунский гыйбадәтханәсендә дини бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылганнар.
Православие динен тотучы авыл халкы престол бәйрәмен билгеләп үткән.
Гыйбадәт кылуны храм башлыгы Сергий һәм Черемухово авылының храм башлыгы Сергий атакайлар үткәргән.
Сергий атакай чарада катнашучы барлык кешеләргә дога кылулары өчен рәхмәт белдергән һәм престол бәйрәме белән котлаган: «Изге Димитрий могҗизалы һәм искиткеч гомер кичергән. Рус гаскәрләре аңа һәм изге Георгийга ярдәм-яклауларын сорап, дога кылганнар. Һәм шунысын әйтергә кирәк, сораган ярдәмгә һәрвакыт ирешкәннәр. Изге Димитрий үзе дә сугышчы булган һәм патшага гына түгел, ә, иң элек, Ходайга намуслы хезмәт иткән.
Ходай берегезне дә ярдәменнән ташламасын, изге Димитрий Солунский да догаларыгызны ишетсен иде. Ходай Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны барлык кайгы-хәсрәтләрдән сакласын».
Руханилар һәм гыйбадәтханәгә килүче кешеләр тәре тотып урам әйләнгәннәр.
Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев