Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино авылында Престол бәйрәме узган

Православие чиркәвендә изге Димитрий Солунскийны искә алу көнен билгеләп үткәннәр.

Ленино авылындагы изге Дмитрий Солунский храмында литургияне Ленино храмының башлыгы иерей Сергий Украинский һәм кунакка килгән Черемухово храмы башлыгы Сергий Соколовлар үткәргән.

Гыйбадәтханәгә байтак кына мәхәллә кешеләре, шул исәптән якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар да килгән. Изге гыйбадәт кылуларда катнашканнан соң, балалар «Спорт һәм храм һәркем өчен» проекты кысаларында булдырылган һәм Президент грантлары фондының ярдәмен алган храм каршында эшләп килүче спорт классында уйнаганнар.

Мәхәллә кешеләре Димитрий Солунскийга ниләр сорап дога кылганнар соң? Элек-электән Димитрий Солунскийны сугышчыларның яклаучысы һәм дошман һөҗүменнән саклаучы изге дип санаганнар. Мәхәллә кешеләре хәрбиләребез турында дога кылганнар. Шулай ук Димитрий Солунскийның изге дип саналган сөякләре һ.б күп авыруларны дәвалауда булышкан. Шуңа күрә кешеләр авыруларны дәвалауда ярдәм итү, шулай ук христиан динен һәм куркыныч алдында рухны ныгыту турында сорап та дога кылганнар.

Дин тотучылар хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары да изге Димитрийга хәрби хәрәкәтләрдә исән калу һәм хезмәт авырлыкларын җиңүне теләп дога кыла ала, диләр.

Гыйбадәт кылу тәмамлангач, Сергий атакай дин тотучыларны бәйрәм белән котлаган һәм аларга вәгазьләрен җиткергән.

 Бәйрәм табын артында дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев