Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино авылында яңа җирлек башлыгы сайланган

11 апрельдә Ленино авыл җирлеге Советы утырышы булып узган, анда оештыру мәсьәләсе каралган.

Мария Дубровина үз теләге белән вакытыннан алда авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшергән.

Депутатлар бертавыштан Ленино авыл җирлегенең яңа башлыгы итеп Питеркина Светлана Юрьевнаны сайлаганнар.

С. Ю. Питеркина 1968 елның 4 ноябрендә Ленино авылында туган. Махсус урта белемле, 1997 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган, бу вазыйфага сайланганчы Ленино авыл мәдәният йорты мөдире булып эшләгән.

Утырышта катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов М.Г. Дубровинага намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдергән һәм С. Ю. Питеркинага яңа эшендә уңышлар теләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев