Реклама
Район яңалыклары
Ленино авылыннан берәү хатынын кыйнаган
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору бүлеге тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.
Кыйнау
16 март төнендә Ленино авылында яшәүче гр. Б. үз хатынын каты кыйнаган - башына 10 тапкыр урындык белән суккан.
Руль артында исерек
53 кеше ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән ике кеше исерек хәлдә а/м белән идарә иткән өчен. Бу - Яңа Иванаево авылы һәм Әлмәт шәһәре кешеләре. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев