Ленино авылының престол бәйрәме
Бәйрәм литургиясе изге Димитрий Солунский храмында башкарылган.
8 ноябрьдә, изге Димитрий Солунскийны искә алу көнендә, храмда өч рухани: протоиерей Георгий атакай, иерей Сергий Соколов һәм изге Димитрий Солунский храмы башлыгы Сергий атакай Украинский литургия үткәргәннәр.
Гыйбадәт кылу өчен храмга районның төрле авылларыннан халык җыелган. Авылдашларын җирлек башлыгы Светлана Питеркина котлаган һәм үз гаиләсеннән гыйбадәтханәгә бүләк ясаган.
Литургиядән соң бәйрәм көнендә дин тотучылар чиркәү тирәсен тәре тотып әйләнеп чыкканнар. Аннары иерей Сергий мәхәллә активистларына Татарстанның изге урыннары турында китаплар бүләк иткән.
Бәйрәм тантанасы табын артында тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев