Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино мәктәбе фойесында СВО зонасында һәлак булган Батырлык ордены кавалеры Алик Таһиров истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды

Истәлек билгесен ачу тантанасына Аликның туганнары, әнисе, хатыны һәм кызы, сыйныфташлары, дуслары, мәктәп укучылары һәм укытучылар җыелган иде.

Мемориаль тактаны ачу тантанасына килгән район башлыгы Вячеслав Козлов Аликның әнисенә улын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде, Аликның СВО зонасында сугышканын һәм хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булуын билгеләп үтте. «Без аның турындагы истәлекне мәңге сакларга тиеш», - дип ассызыклады ул һәм һәлак булган сугышчының гаиләсенә һәръяклап ярдәм итүен вәгъдә итте.

- Алик шат күңелле, намуслы укучы иде, сыйныфташларына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды, - диде аның сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәсәнова.

Аликның сыйныфташы Сергей Вавилов та аның һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын, ышанычлы һәм тугры дус була белүен билгеләп үтте.

Чарага җыелучылар геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев