Реклама
Район яңалыклары
Лисичанск өчен бердәмләшәбез!
Районда яшәүчеләр Лисичанск халкы һәм шәһәрне яклаучылар өчен гуманитар йөк җыя.
Азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр 11 һәм 12 сентябрьдә Яңа Чишмә базасына китерелгән иде.
Алар арасында бәрәңге, кишер, чөгендер, кышкылыкка әзерләнгән әйберләр, тозлы гөмбә, бал, тушенка, макарон һ.б. бар. Боларның барысын да районның бюджет учреждениеләре, предприятиеләр, оешмалар, балалар бакчалары, район үзәге һәм авыл җирлекләре мәктәпләре, шәхси эшмәкәрләр, АҖ башкарма комитетлары Лисичанск шәһәренә җибәрү өчен җыйганнар.
«Агро-Основа» ҖЧҖ 3 тонна он, БСМ - макарон, чәй, банкаларга тутырылган гөмбә, дымлы салфеткалар; «Жемчужина» бассейны - яшелчәләр, консервалар, ярмалар китергән. Мәйданчыкта кеше байтак булган: машиналар Тубылгы Тау, Акбүре, Шахмай, Зирекле, Архангел Бистәсе һ.б. авыллардан килгән. Һәр оешма шактый күләмдә бәрәңге китергән.
- Бүген 12 капчык бәрәңге алып килделәр, кичә 30 иде, - диләр шахмайлылар.
Ярдәм җыю акциясе дәвам итә, аңа теләге булган һәркем азык-төлек китереп яки акчалата кушыла ала.
Ул тәмамлангач, сыйдырышлылыгы 20 тонна булган фура гуманитар йөкне шәһәр халкына һәм безнең хәрбиләргә илтәчәк. Бу инде икенче кат җибәрү, беренчесе яз көне булган иде.
Ярдәм җыюда «ЯЧХ» редакциясе хезмәткәрләре дә катнаштылар, без яшелчәләр һәм консервацияне 11 сентябрьдә җыю пунктына илттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев