Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Луиза Исхакова: «Сатып алу процедурасының контроль чаралары бөтен циклны үз эченә ала — планлаштырудан, бәяләргә аңлатма бирүдән алып контрактны үтәүгә кадәр»

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу һәрвакыт коррупция куркынычы югары булган социаль мөнәсәбәтләр өлкәсе булып тора.

Яңа Чишмә районында муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу өлкәсендә коррупциягә каршы нинди механизмнар кулланылуы турында безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Луиза Исхакова сөйләде.

-Луиза Камиловна сатып алу процедурасының ничек узуын һәм әлеге процедураларда коррупция куркынычларының ничек кимүе хакында сөйләгез әле. 

— Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнар оешманың сатып алу эшчәнлегендәге коррупция компонентын булдырмауга турыдан-туры юнәлдерелгән. Коррупцион хокук бозулар өчен җәзалар түбәндәгечә: штрафлар, мәҗбүри эшләр, билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм итү, ирегеннән мәхрүм итү (РФ ҖК).

Мәгълүмати ачыклык — коррупция куркынычларыннан саклануның билгеле бер дәрәҗәсен тәэмин итүче мөһим корал. Бу ничек була соң — дәүләт заказчылары алдан ук үз ихтыяҗлары өчен сатып алу планнарын төзиләр һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының (ЕИС) гомуми кулланышта булган сайтында булачак сатулар турында хәбәрләр бастыралар. Бу хәбәрдә сатып алыначак товар, эш яки хезмәт турында мәгълүмат бар. Анда контрактның (НМЦ) башлангыч (максималь) бәясе дә күрсәтелә. Бу — клиентның поставщикка яки подрядчикка түләргә әзер булган иң зур сумма. Сатуда (торгларда) потенциаль поставщиклар һәм подрядчылар катнаша. Моның өчен алар тиешле заказлар бирәләр.

— Еш кына заказларны «махсус» поставщиклар, подрядчылар өчен язалар дигән фикер булгалый, бу шулаймы?

— Сатып алуда катнашучыларга карата документларны тәкъдим итү буенча формаль характердагы таләпләрнең төгәл исемлеге бар. Закон ирекле яки өстәмә таләпләр куюны тыя. 

Бүген без электрон аукционнар кебек механизмны кулланабыз, алар бюджет акчаларын сарыф итүнең нәтиҗәлелеген генә түгел, ә технологик уңышны да тәэмин итә. Электрон аукцион эшмәкәрләрнең аноним рәвештә катнашуын мөмкин итте. Шулай итеп, сатып алуда катнашучылар бер-берсен белмиләр, димәк сәүдә нәтиҗәсе һәм контрактның бәясе турында алдан сөйләшеп куя алмыйлар, бу исә башлангыч бәяләрнең төшүенә уңай йогынты ясый һәм, гомумән, конкуренция үсешенә ярдәм итә.

2024 елның 3 аенда Яңа Чишмә районы муниципаль ихтыяҗлары өчен 31 млн сумнан артык суммага 2 конкурс үткәрелде.

— Ә бу сатып алу процедураларын кем контрольдә тота?

— хакимиятнең теләсә нинди контроль-күзәтчелек органнары — Россия Федераль суд приставлары хезмәте, ТР Хисап палатасы, прокуратура, Тикшерү комитеты, ЭЭМ һ.б., төрле иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан контроль дә бар. Бүген сатып алуның бөтен циклы (планлаштырудан, бәяләргә аңлатма бирүдән алып контрактны үтәүгә кадәр) контроль чаралар белән колачланган.

— Сатып алу эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнүче хезмәткәрләрне ничек контрольдә тоталар?

— Беренче чиратта, әлеге хезмәткәрләр ел саен үзләренең керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте турында гына түгел, ире яки хатынының, балигъ булмаган балаларның керемнәре турында да хисап бирәләр. Поставщик белән мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу ихтималын булдырмас өчен хезмәткәрнең туганнары (ир яки хатын ягыннан да булган туганнары) турында күрсәтелгән анкета мәгълүматлары тикшерелә. 

Поставщик белән контракт төзү турында карарны бер кеше генә түгел, ә сатып алулар буенча бердәм комиссия кабул итә (аларның һәр гамәле регламентацияләнгән). Комиссия әгъзаларының вазыйфаи инструкцияләренә үзгәрешләр кертелде, алар белгечнең сатып алулар өлешендәге теоретик һәм практик белеменә, вәкаләтләренә һәм функцияләренә, шулай ук вазыйфаи бурычларын үтәмәгәне өчен (КоАП) адм.җаваплылыкка кагыла. 
Ел саен муниципаль заказ белгечләренә (контракт идарәчеләре һәм контракт хезмәте белгечләре), вәкаләтле орган белгечләренә һәм бердәм комиссия әгъзаларына сатып алу өлкәсендә квалификацияләрен күтәрү буенча укулар үткәрәбез. 

Ачыктан -ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев