23 нче мартта Акбуре авылының Нургаяз мәчетендә ифтар мәҗлесе узган.
Мәҗлестә Коръән аятьләре укыганнар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгәннәр.
Кояш батып, авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыганнар. Аннары мул табын артында ифтар ашы үткәрелгән. Табынны авыл халкы бергәләп әзерләгән.
Аллаһ Субханәкә вә Тәгалә бу мәҗлесләрне кабул кылсын.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев