Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мәдәният йортында «Мини Мисс Яңа Чишмә — 2024» матурлык һәм талантлар конкурсының финалы узган

9 апрельдә район мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Мини Мисс Яңа Чишмә — 2024» матурлык һәм талантлар конкурсының финалы узган.

Финалга 21 конкурсант чыккан. Яшь булуларына карамастан, кызлар конкурсның барлык этапларында җиңү яулау теләге белән катнашканнар. Ул 3 этаптан торган: визитка, иҗади номер һәм матур күлмәкләр киеп йөрү.

Конкурсантларның осталыгын һәм чыгышларының матурлыгын Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. Л. Еронтьев җитәкчелегендәге жюри бәяләгән.

Финалда кызлар үз бүләкләрен алганнар. «Мини Мисс Яңа Чишмә — 2024» титулына Суворова Акилина лаек булган.

«I Принцесса» титулы Дарья Кашаевага бирелгән. Самира Шакирова «II Принцесса» булган, ә Айзилә Хәйруллина «III Принцесса» дип танылган.

«Мисс Сөйкемлелек» номинациясендә Аннабель Арутюнян җиңгән. «Мисс Фотомодель» титулы Диләрә Мисбахова һәм Амалия Азарянда.

«Мини Мисс Яңа Чишмә — 2024» конкурсы программасы «Шешминка» хореография ансамбленең һәм Даниил Бочкаревның искиткеч чыгышлары белән үрелеп барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев