Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләренең резервлары әле шактый

Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсендә агымдагы елның май-июнь айларындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова узган киңәшмәдәге беркетмәнең үтәлеше турында хәбәр итте. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.

Клуб-ял итү учреждениеләренең агымдагы елның май-июнь айларындагы эше турында Үзәк клуб системасы (ҮКС) директоры Валентина Семеняк җентекләп сөйләде.

Бу чорда 34 меңнән артык кешене колачлаган 1000гә якын төрле чара үткәрелгән (барлык Сабантуйларны да кертеп). Онлайн режимда 25 мең кешене колачлап 148 чара уздырылган. Түләүле нигездә 3400 кешене колачлаган 152 чара уздырылган.

Мәдәният учреждениеләре муниципаль задание һәм еллык эш планына ярашлы рәвештә тотрыклы эшләгән.

2023 елның май-июнь айларында Җиңү көне, Халыкара гаилә көне, Чик сакчысы көне, Балаларны яклау көне, Рус теле көне уңаеннан, шулай ук район үзәгендә, авылларда, Оренбург өлкәсендә һәм Казанда Сабантуйлар һ. б. район чаралары әзерләнгән һәм үткәрелгән.

ҮКС коллективлары төбәк, республика фестивальләрендә, смотрларында һәм конкурсларында катнашу буенча эш алып баруны дәвам итәләр. Хисап чорында ҮКС халык коллективлары 28 фестиваль-конкурста катнашкан. 10 коллектив лауреат булган.

РМЙда ремонтлау белән бәйле рәвештә, авылларга барып та кино күрсәтү оештырылган, 2 ай эчендә 35 кино күрсәтелгән, 22 — онлайн рәвештә, шулай ук «Ачык һавада кино карау» проекты кысаларында 5 тапкыр урамда кино күрсәтелгән.

ҮКС нәтиҗәлелегенең максатчан күрсәткече булып грант конкурсларында катнашу тора. Агымдагы елда Архангел АМЙ 100 мең сумлык грант отты.

Киңәшмәдә шулай ук Үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова чыгыш ясады. Халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне 23 китапханә башкара. Китап фонды 245 меңнән артык басма тәшкил итә. 2 нче яртыеллыкка 30 газета һәм журналга язылу рәсмиләштерелгән.

2 ай эчендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре 208 мәдәни-массакүләм чара үткәргән. Барлык китапханәләрдә Педагог һәм остаз елы, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында күргәзмәләр ясалган. Барлык китапханәчеләр район чараларында, шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруда актив катнашалар.

Җыелучылар алдында шулай ук Балалар сәнгать мәктәбе эше турында мәгълүмат белән БСМ завучы Ләйсән Леонова да чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Ринат Фәсахов мәдәният хезмәткәрләренең шактый эш алып баруларын билгеләп үтте, әмма шулай ук резервлар күп булуын әйтте. Әлегә грант конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр аз һәм һәрвакытта да бер үк учреждениеләр катнаша. Шулай ук барлык чараларны республикада тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белергә кирәк, югыйсә безнең район республика рейтингында бик түбән — 36 нчы урында тора.

Ринат Фасахов шулай ук кичке һәм төнге вакытта барлык чәчәк түтәлләренә, газоннарга, агач үсентеләренә мул итеп су сибү кирәклеген әйтте, чөнки табигатьтә коры һәм бик эссе һава торышы урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев