Мәгариф системасында яңа профком рәисе сайланган
17 сентябрьдә хакимият бинасында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының сайлау чарасы булып узган, анда Гомумроссия мәгариф профсоюзының ТРдагы оешма рәисе Ирина Проценко катнашкан.
Гомумроссия мәгариф профсоюзының Яңа Чишмә территориаль оешмасында җитәкче алышынган. Отчет-сайлау конференциясендә бу вазыйфага Нелли Сарбашева сайланган.
Нелли Ринатовна август ахырыннан бирле «Золотой ключик» балалар бакчасы мөдире булып эшли. Моңа кадәр ул өч ел мәгариф бүлегендә методист булып хезмәт куйган. Аңа 43 яшь, районга Түбән Камадан килеп урнашкан.
Профсоюз турында Нелли Сарбашева ишетеп кенә белми, ул инде 15 ел оешмада, дүрт ел Түбән Каманың 82 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклаган, профком рәисе булган.
Нелли Сарбашева профсоюз лидерының максатчан, аралашучан һәм мобиль булырга тиешлегенә ышана. Буш вакытында сәяхәт итәргә ярата, алмаз мозаикасы белән мавыга.
Гомумроссия мәгариф профсоюзының ТР оешмасы Нелли Ринат кызына яңа вазыйфада уңышлар тели һәм элеккеге рәисе - Ләйсән Нурхамәтовага 15 еллык куйган хезмәте өчен рәхмәт белдерә.
Отчет-сайлау сессиясендә шулай ук профсоюзның беренчел бүлекләренең иң актив рәисләре Грамоталар белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев