Маммографияне 840тан артык кеше узган
Яңа Чишмәнең күчмә маммография пунктында өч атналык эшләү дәверендә (9-26 гыйнвар) 40 яшьтән өлкәнрәк 840тан артык хатын-кыз тикшерү узган.
Бу ел саен үткәрелә торган планлы тикшерү, аны 2 этапта 1300дән артык кеше үтәргә тиеш.
Маммографияне үтәр өчен барлык торак пунктлардан халыкны РҮХ автотранспорты белән алып килү оештырылган. Транспортны район хакимияте дә бүлеп бирә.
— Тикшерү нәтиҗәләре февраль уртасында билгеле булачак, — диде безгә РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев