Май чабу атнасының соңгы көнендә яңачишмәлеләр кышны озаттылар
Бәйрәм гадәттәгечә Урама (Объездная) урамы артындагы киң болында оештырылган иде.
Май чабу бәйрәмен җигүле атларда килгән Яз һәм Кыш ачып җибәрде. Барлык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре шамакайлар, убырлы карчык, Кыш бабай, Емеля һәм башка әкият персонажлары ролендә җырлар, шаян такмаклар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Алар Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре өчен чаналарда һәм чаңгыда шуу мөмкинлеге биргән өчен Кышка рәхмәт әйттеләр, әмма Язны уятыр, Кояшны яктырак яктыртырга чакырыр вакыт җитте. Халыкны Май чабу бәйрәменә – күңел ачуларга чакырдылар: «Сезнең өчен ике мең коймак, байтак чәй әзерләнгән, уеннарда һәм ярышларда катнашыгыз, бүген үзегезне күрсәтергә, призлар отарга һәм рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин», диделәр.

Алда атап үтелгән ризыкларны әлеге бәйрәм уза торган урында балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре әзерләде. Зур самавырда су кайнады. Таҗик һәм үзбәк берләшмәләре, шулай ук Чистай кафесыннан килгән осталар өч зур казанда пылау пешерделәр.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде: «Күрәсезме, нинди матур бәйрәм, хөрмәтле яңачишмәлеләр! Боларның барысын да безнең иганәчеләр – район эшмәкәрләре оештырды, алар икмәк үстерү, ит һәм сөт җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләп кенә түгел, ә мондый бәйрәмнәрне актив оештырып, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр. Һәм бүген монда төрле милләт вәкилләрен очратырга мөмкин, чөнки алар барлык халык бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтәләр».

Кыш белән саубуллашканда, бәйрәмгә килүчеләр зур түгәрәк буенча рәхәтләнеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып йөрделәр. Иң үзенчәлеклесе һәм популяр дигәне балалар сырып алган Емеля миче булды – бераз җил исеп торса да, балалар туктаусыз йөрде. Кем тизлекне ярата, андыйлар кар машиналары янына юл тотты, әлбәттә, теләүчеләрнең иге-чиге юк иде.

Спорт ярышлары һәм күңел ачуларны спорт мәктәбе дә әзерләгән. Балаларның кечерәкләре күзне бәйләп призлар кисү ярышына чиратка басты. Өлкәнрәкләре бүрәнәдә капчык белән сугыштылар. Бүрәнәдән егылып төшү урыны каты түгел иде, чөнки җәеп куелган салам өстенә төштеләр. Аркан һәм таяк тартышуда да көч сынаштылар. Бәйрәмгә килүчеләр ярышларда бик теләп катнаштылар, чөнки җиңгән өчен бүләкләр тапшырылды.
Фотозоналар зур популярлык казанды. Берсе бәйрәмгә керү юлында, ә икенчесе үзәктә - Май чабу курчаклары куелган почмакта. Биредә фотога төшмәгән кеше калмагандыр, мөгаен.

Бәйрәмгә кунакларның – республика хәрби-эзләнү отрядлары әгъзаларының килүе дә яңалык өстәде. Алар үзләре белән хәрби экспонатлар күргәзмәсен алып килгәннәр. Экспонатлар Волгоград, Түбән Новгород, Смоленск, Ленинград өлкәләрендә – Бөек Ватан сугышы вакытында аяусыз сугыш барган урыннарда табылган.
Бәйрәмгә килгән халык ядрә тишкән касканы, гильзалар, поход фляжкаларын, граната, сапер көрәген һәм башка әйберләрне кулларында тотып карадылар. Чистайдан килгән ДОСААФ әгъзалары, теләге булганнарга Калашников автоматын җыярга - сүтәргә тәкъдим иттеләр.
Яңачишмәлеләр ак маскхалат, колакчан бүрек, телогрейка, шинель, коляскалы хәрби мотоциклларны карадылар. Эзтабарлар 1944 елда Витебскны азат итү буенча хәрби операциянең реконструкциясен дә күрсәтәчәкләр икән.

Яңачишмәлеләр атышлар һәм шартлаулар белән «чын көрәшне» күрделәр (әлбәттә, хәрби пуля һәм снарядлар белән түгел, ә пулясыз). Менә безнең солдат әсирлеккә эләгә, немецлар аны офицер янына алып баралар. Тик безнекеләр утлы көрәштә иптәшләрен коткаралар. Дошман җиңелә һәм әсирлеккә эләгә. Сугышны реконструкцияләү, барыннан да элек, катнашучыларга да, тамашачыларга да кискен хис - кичерешләр бирә. Юкка гына ул яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен иң яхшы уйлап табучы дип саналмый. Барысы да экранда түгел, ә синең күз алдында булганда, күк йөзе пулялар һәм шартлау тавышыннан гөрләп торса, ул чакта син чын-чынлап безнең ата-бабаларыбызның нинди геройлар булуын яхшы аңлыйсың! Һәм алар белән тагы да ныграк горурлана башлыйсың. Алар менә шулай сугышканнар һәм Ватан өчен һәлак булганнар. Әлеге сугышны символик сурәтләүне барысы да туган авыл читендә һәм тау башындагы гыйбадәтханә фонында Ә бу вакытта төп «Масленица» сәхнәсендә «Уйнагыз, гармуннар, яңгырасын такмаклар!» конкурсы үткәрелде. Гармунчылар нык тырыштылар, чөнки бик шәп приз игълан иттеләр! Заманча яссы телевизор! Катнашучыларның барысы да берсеннән-берсе яхшырак уйнады. Конкурс җиңүчеләрсез булмый. Оста башкарулары өчен Сергей Моляков, Шәүкәт Әдиуллин, Александр Романов, Иван Стариков, Юрий Киселев, Александр Немцов, Алексей Демидовлар дипломнар һәм бүләкләр алдылар, ә гран-при һәм телевизорга яшь, әмма инде виртуаль башкаручы Ленинодан Дмитрий Шаров ия булды. карадылар.

Конкурста вокаль ансамбльләр такмаклар җырлады. «Селяночка» һәм «Околица» иң дәртлеләре булды. Район башлыгы аларга бүләкләр тапшырып, «Околица» ансамбленнән автор, композитор һәм үз җырларын башкаручы Зинаида Кондеевадан туган як турында җыр җырлавын сорады.

Бәйрәм алдыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иң яхшы коймак рецептына «Коймак фантазиясе» конкурсы үткәрелгән иде. Яшь катнашучылар үз рецептлары буенча коймак әзерләделәр һәм аларны онлайн-режимда тәкъдим иттеләр. Иң үзенчәлекле рецепт өчен өченче урын Варвара Абрамовага («Алтын ачкыч» балалар бакчасы) бирелде, икенче – Кристина Коноваловага (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы) һәм беренче урын – Кирилл Завалишинга («Ландыш» балалар бакчасы) бирелде. Балаларга ике, өч һәм биш мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәм ахырында Май чабу карачкысына ут үрләде. Ут бик тиз таралды һәм салам курчак гөрләп яна башлады, ә аннан килгән җылылык – Кышның соңгы сәламе - барысын да җылытты. Хуш, сау бул, салкын кыш!

Кыш белән саубуллашканда, бәйрәмгә килүчеләр зур түгәрәк буенча рәхәтләнеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып йөрделәр. Иң үзенчәлеклесе һәм популяр дигәне балалар сырып алган Емеля миче булды – бераз җил исеп торса да, балалар туктаусыз йөрде. Кем тизлекне ярата, андыйлар кар машиналары янына юл тотты, әлбәттә, теләүчеләрнең иге-чиге юк иде.
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде: «Күрәсезме, нинди матур бәйрәм, хөрмәтле яңачишмәлеләр! Боларның барысын да безнең иганәчеләр – район эшмәкәрләре оештырды, алар икмәк үстерү, ит һәм сөт җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләп кенә түгел, ә мондый бәйрәмнәрне актив оештырып, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр. Һәм бүген монда төрле милләт вәкилләрен очратырга мөмкин, чөнки алар барлык халык бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтәләр».
Алда атап үтелгән ризыкларны әлеге бәйрәм уза торган урында балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре әзерләде. Зур самавырда су кайнады. Таҗик һәм үзбәк берләшмәләре, шулай ук Чистай кафесыннан килгән осталар өч зур казанда пылау пешерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев