Май заводына кадәр юл төзекләндереләчәк
«Автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту» программасы буенча Яңа Чишмә-Новотроицк автомобиль юлы участогы (заводтан алып район үзәгенә кадәр) тулысынча төзекләндереләчәк.
Узган ел бу участокта асфальтның беренче катламы җәелде һәм декабрь башында анда яктырткычлар куелды, бу исә юлдагы хәрәкәтне хәвеф-хәтәрдән сакларга мөмкинлек бирә.
«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 2 км озынлыктагы асфальтның икенче катламын җәю һәм юл кырыйларын төзекләндерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев