Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мәдәният һәм ял паркы ачылды

16 октябрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасы булып үтте. Яңачишмәлеләр өчен бу мөһим вакыйга, моның шулай икәнлеген паркны карарга килгән, булачак аллеялар - брусчатка түшәлгән сукмаклардан атлаган халыкның күплеге үзе үк әйтеп тора иде. Бар да ярты ел элек ниятләгәнчә эшләнгән. Ленин урамында 7560 квадрат метр мәйдан...

16 октябрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасы булып үтте.
Яңачишмәлеләр өчен бу мөһим вакыйга, моның шулай икәнлеген паркны карарга килгән, булачак аллеялар - брусчатка түшәлгән сукмаклардан атлаган халыкның күплеге үзе үк әйтеп тора иде. Бар да ярты ел элек ниятләгәнчә эшләнгән. Ленин урамында 7560 квадрат метр мәйдан биләгән парк 8 зонага бүленгән. Биредә балалар шәһәрчеге, спорт мәйданчыгы, тир урын алган, тынычлап ял итү почмагы да бар, "татулашу эскәмиясе" белән гашыйклар аллеясы булдырылган, фонтанны эшләтү өчен бар да әзер, эскәмияләр, урналар, яктырткычлар куелган, инде яшелләндерү эшләре башланган, әле төгәлләнеп бетмәсә дә, парк матур итеп кыйммәтле койма белән әйләндереп алынган. Әле кайчан гына баткаклык булган урын танымаслык булып үзгәргән. Район җитәкчелегенең кыска арада "Парклар һәм скверлар" республика программасын тормышка ашыру ниятен хуплап, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов та матди ярдәм күрсәткән, Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов исә парк төзелешенә 5 млн.сум күләмендә акча биргән.
Яңачишмәлеләр һәм кунаклар өчен мөһим булган шушы матурлыкны тудыруга шактый акча тотылган. 5 елдан соң парк нинди булыр - анысы үзебездән тора: үсентеләр утыртып, аларны үстерү, булдырганны, төзегәнне саклый белү дә мөһим бит.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев