Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының мәдәният өлкәсендә коррупция белән көрәштә эш ничек куелган

Мәдәнияттәге коррупция: көрәш, аны булдырмау, контроль

Бу хакта без район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова белән сөйләштек.

- Галина Александровна, сезнең карамактагы учреждениеләрдә коррупция белән көрәш буенча эш ничек төзелгән?

- Барлык мәдәният учреждениеләрендә дә аларны кисәтү өчен җаваплы кешеләр бар, алар даими рәвештә хезмәткәрләр белән аңлату эшләре алып баралар, шул исәптән җаваплылык чаралары турында да.

- Коррупция схемалары теге яки бу эшләрне сатып алганда яки үткәргәндә аеруча еш килеп чыга. Биредә эш ничек оештырылган?

- Барлык учреждениеләрнең директорлары контракт идарәчеләре булып тора һәм ел саен укытыла, без сатып алган мөлкәтләр баланска куела һәм елына 2 тапкыр барлык милекне инвентаризацияләү бара.

- Мәдәният учреждениеләре түләүле хезмәтләр дә күрсәтә, алардан кергән табыш турыдан-туры бюджетка барсын өчен сез моны ничек контрольдә тотасыз?

- Түләүле хезмәтләрдән алынган барлык акчалар да касса аппаратлары аша үтә. Узган ел без түләүле хезмәтләрдән 424,5 мең сум акча эшләдек. Бу акчалар учреждениеләрнең махсус счетларына керә.

- Галина Александровна, авыл җирендә, кагыйдә буларак, халык бер-берсе белән туганнар кебек, «кумлык» (кода-кодагыйлык) белән сез ничек көрәшәсез?

- Безнең һәр хезмәткәрнең хезмәт килешүендә аның мәнфәгатьләр каршылыгы турында хәбәр итәргә тиешлеге язылган, ягъни, еш очрый торганы - үз туганының эшкә урнашуы. Ул безнең комиссиягә тиешле хәбәрнамәне (уведомление) тапшыра (комиссия составында әлеге учреждениедән булмаган 2-3 кеше була, бу иҗтимагый оешма рәисе дә булырга мөмкин) һәм шуннан соң комиссия монда мәнфәгатьләр каршылыгы бармы-юкмы икәнлеген карый.

Мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау - коррупцияне кисәтү өчен иң мөһим механизмнарның берсе. Коррупция характерындагы хокук бозулар еш кына оешма хезмәткәре тарафыннан үз вазыйфаларын намуссыз башкарганда шәхси табыш алу мөмкинлеген ачыклауга бәйле ситуация фонында барлыкка килә. Тик бу хезмәткәр белән үз вакытында тиешле эш алып барылса, хокук бозуларны булдырмый калырга мөмкин. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмый калу, аның тискәре нәтиҗәләрен бетерү өчен, нәкъ менә биредә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшли дә инде.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Галина Александровна.

Сорауларны Ирина Лобачева бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев