Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мәгарифтә коррупцияне ничек бетерергә

Мәгариф өлкәсендә коррупция хәвефләрен ничек киметергә, бу хакта без мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина белән сөйләштек.

- Анна Ивановна, коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләгез әле.

- Белем бирү учреждениеләрендә коррупция фактларын кисәтү өчен, без даими рәвештә ведомство карамагындагы учреждениеләрне, аларның хезмәткәрләре тарафыннан ата-аналардан һәм укучылардан акча һәм матди кыйммәтләр алу очракларын булдырмау максатыннан эш алып барабыз. Бюджет һәм хәйрия акчаларыннан максатчан файдаланмауны, хәйрия акчаларын һәм матди кыйммәтләрне җәлеп итү мәсьәләләрендә иреклелек, тигез хокуклылык һәм хәбәрдарлык принципларын үтәүне тәэмин итүне контрольдә тотабыз, балалар бакчаларындагы урыннар законлы ысул белән бирелүен күзәтәбез.

- Иң актуаль тема, бу - «акча җыю»лар дип әйтик инде, әлеге юнәлештә ничек эш алып барасыз?

- Беренче чиратта, педагогик коллективларда, ата-аналар җыелышларында профилактик әңгәмәләр уздырабыз, акча җәлеп итү тәртибен аңлатабыз, боларның барысы да ирекле, бернинди конкрет суммалар да юк, исәп-хисап счетларыннан файдалану һәм, әлбәттә, ата-аналарның ирекле взносларын тоту, шул исәптән мәгълүмати стендлардан һәм мәгариф учреждениесенең электрон ресурсларыннан файдалану турында хисап тотабыз.

- Күптән түгел генә чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырдылар, чөнки бу да коррупция хәвефләрен барлыкка китерергә мөмкин булган риск зонасы бит?

- 11 нче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пунктында БДИ формасында дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү кысаларында чыгарылыш сыйныф укучыларының якын туганнарының катнашуы төшереп калдырылды, һәр аудиториядә имтихан язуын мәҗбүри рәвештә мәгълүмат эшкәртү төбәк үзәгенә биреп, видеокүзәтү алып барыла. Оештыручыларның мәгълүмат базасын формалаштырганда программа катнашучыларның диплом спецификациясен исәпкә ала һәм имтихан үткәрү көнендә әлеге фән укытучысы булган оештыручының катнашуын төшереп калдыра. Имтихан үткәрү пункты шулай ук телефон яки башка аудиоаппаратуралар алып керүгә юл куймый торган металлорамка белән җиһазландырылган. Имтихан үткәрү вакытында

 

 

катнашучылар һәм оештыручылар исемлегенә кертелмәгән чит кешеләргә керү тыела. Әлеге процедураның барышын аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчеләре күзәтеп тора.

- Коррупцияне тулысынча бетерү өчен, мөгаен, үсеп килүче буынга мәктәп эскәмиясеннән үк коррупциягә түземсезлек хисен сеңдерергә кирәктер?

- Әйе, сез хаклы, барлык белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре үткәрелә, педагоглар балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеген һәм аның безнең тормышыбызга ничек тәэсир итүен, тарих, әдәбият дәресләрендә геройлар һәм теге яки бу ситуацияләрне аңлаталар. Безнең укучылар конкурсларда актив катнашалар, социаль реклама төшерәләр, аннары Интернет аша трансляциялиләр. Безнең бурыч: «Мин закон яклы граждан, коррупция безнең җәмгыятькә үсәргә комачаулый гына, ә мин хәзерге, алга киткән һәм гадел дәүләттә яшәргә телим», - дип ышаныч белән әйтә алырлык кеше тәрбияләү.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев