Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Тарихта кем эзләре калыр?

Тарихны саклаучылар истәлегенә: Яңа Чишмәдә «Тарихта синең эзең» районкүләм проект-тикшеренү конкурсы узды.

Мидхәт Газыймовның «Бик ышанам, алгы көннәрдә дә безнең тарих дәвам ителер...» дигән юллары 24 апрель көнне узган район конкурсында яңача яңгырады. Төрле мәктәпләрдән килгән яшь тикшеренүчеләр үз проектлары белән туган як тарихының ышанычлы кулларда булуын расладылар.

«Тарихта синең эзең» II район проект-тикшеренү конкурсы үз гомерләрен төбәгебез тарихын барлауга, музейлар төзүгә һәм мирасны саклауга багышлаган атаклы якташларыбыз истәлегенә багышланды. Аларның исемнәре һәм фидакарь хезмәтләре Яңа Чишмә тарихында мәңгегә калачак.

Мидхәт Газыймов (1942-2022) — Зирекле авылындагы Халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез салучы, милләтпәрвәр төбәк тарихчысы, мөгәллим...

Вәсил Вәлиуллин (1974-2024) — Акбүре авылындагы «Буыннар мирасы» музее җитәкчесе, бай экспозиция тудырган һәм уникаль тарихи материаллар җыйган шәхес;

Анатолий Холин (1942-2021) — озак еллар ХХ партсъезд исемендәге колхоз җитәкчесе, соңрак Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее директоры булып, тарихны популярлаштыруга зур өлеш керткән кеше;

Әнвәр Залаков (1949-2018) — Акбүре авылында «Буыннар мирасы» музеена нигез салучы.

Конкурс кысаларында өч номинация буенча барлыгы 13 фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителде: «Якташларыбыз — фронтта һәм тылда катнашучылар». 

Укучылар үз авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын архив материаллары аша җентекләп өйрәнгәннәр.

 «Яшь туган якны өйрәнүчеләр». Бу юнәлештә туган авылларның килеп чыгышы, тарихи объектлар һәм күренекле шәхесләр турында кызыклы тикшеренүләр тәкъдим ителде. 

«Минем гаилә тарихында халык костюмы»: Иң эмоциональ номинацияләрнең берсе. Биредә катнашучылар гаилә мирасы буларак сакланган киемнәр аша халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен ачтылар.

Конкурс күрсәткәнчә, район тарихчылары нигез салган изге эш ышанычлы кулларда. Яшь буынның үз үткәне белән кызыксынуы, музейларга һәм архив документларына мөрәҗәгать итүе — ул киләчәккә карата зур өмет билгесе.Конкурсның барлык катнашучылары да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Оештыручылар әлеге мөһим чараны үткәрүдә күрсәткән матди ярдәмнәре өчен «Татмелиорация» Траст компаниясе җәмгыятенә һәм «Сандугач» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау хәйрия фондына үзләренең тирән рәхмәтләрен белдерәләр.

Шулай ук Вәсил Вәлиҗановичның эшен лаеклы дәвам итүчегә — «Буыннар мирасы» музее эшчәнлеген бүгенге көндә җанландырып торучы тормыш иптәше Гөлия Вәлиуллинага аерым чиксез рәхмәт әйтәсе килә, – дип белдерде Зирекле музее директоры, Мидхәт Газыймов эшен лаеклы дәвам итүче Лидия Лотфуллина.

Жюри әгъзасы буларак аның фикере:

«Конкурсны уздырганнан соң шуны әйтәсе килә: балалар һәм укытучылар бик тырышып эш башкарганнар. Барлык номинацияләр буенча да тәкъдим ителгән проектлар бик мәгънәле һәм үзенчәлекле. Безгә, жюри әгъзаларына, иң яхшыларын сайлап алу бик четерекле булды, чөнки һәр эш игътибарга лаек.

Шунысын да әйтергә кирәк: шәхесләребез нигез салган музейларда укучылар өчен материаллар бик күп. Һәр номинация буенча тикшеренүләр ясар өчен бай чыганаклар, уникаль экспонатлар бар.

Мондый чаралар конкурс кысаларында гына калмасын иде. Ел дәвамында тарихчылар, аларның эшен дәвам итүчеләр белән мәктәпләрдә очрашулар оештырырга иде. Бу проект ел саен көтеп алына торган күркәм традициягә әйләнсен.

Икенче елга катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанып калам, чөнки үрнәк алырлык проектлар да, музейларда өйрәнерлек материаллар да җитәрлек».

Гөлия Вәлиуллина, конференциянең инициаторы:

  Әлеге конференция быел икенче тапкыр, катнашучылар өчен файдалы булсын, туган төбәкне өйрәнүче тарихчыларыбызны, әби-бабаларыбыздан калган мирасны дәвам итеп, киләчәк буыннарга җитәрлек хәзинә калдырып, безнең арабыздан киткән шәхесләребезне онытмасыннар, райондашларыбыз турында истәлекләр югалмасын иде  дигән максатны күздә тотып үткәрелде. Бу конкурс каян килеп чыкты соң? Вәсил Вәлиҗан улы вафатын без – гаиләсе генә түгел, аның укыткан укучылары да бик авыр кичерде. Укып чыккан укучыларының берсе Алсу Сабирова (хәзерге көндә “Сандугач” – гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, ярдәм итү фонды башкарма директоры) белән берлектә укучы балалар арасында әлеге проект эшен оештырырга уйладык һәм икәү без аның нигезләмәсен төзедек. Район җитәкчелеге безнең бу идеябезне хуплап, төбәк тарихчылары – Мидхәт Газыймов, Вәсил Вәлиуллин, Анатолий Холин һәм Акбүре авылында “Буыннар мирасы” музеена нигез салучы Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган районара “Тарихта синең эзең” дип аталучы проект-эзләнү эше буенча мәктәп укучылары арасында конкурс оештырырга дигән карар кабул итте.

Мин бу конференцияне зур дулкынлану белән көтеп алам. Быел 13 эш кабул итеп алынды. (Былтыр 16 иде). Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләренә бик җаваплы карыйлар, зур әзерлек белән киләләр.  Үзләренең чыгышларын видеолар, презетацияләр белән бизиләр. Райондашларыбыз турында әле ишетелмгән фактлар тыңлау, истәлекләр ишетү минем өчен әйтеп бетергесез рухи байлык. Һәрбер эшне җыеп барам, аларны туплап җыентык итеп чыгарып районыбыз музейларына, мәктәпләргә тарату турында уем бар.

Безнең бу эшебез белән күрше районнар да кызыксына. Аксубай, Чистай, Чирмешән районнарыннан шалтыратып, безнең дә катнашасы килә, дип теләк белдерүчеләр булды. Киләчәктә әлеге конкурсны республика дәрәҗәсендә үткәрергә насыйп булсын иде. Зур хәрефләр белән язырлык, инде бакыйлыкка күчкән шәхесләребез онытылмасын, аларның исемнәре, хезмәтләре башка районнарга да таралсын иде дигән теләк белән янам.

Әлеге конкурска битараф булмаган, катнашкан һәр укучыга, аларны әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә бик зур рәхмәт.  Быел Акбүре төп мәктәбеннән - 4, Шахмай урта мәктәбеннән 3әр укчы катнашты. Район үзәгендә урнашкан мәктәпләрнең бу чарада катнашмавы бик кызганыч, киләчәктә аларны да әлеге бәйгедә күрербез дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев